
Әнвәр Нургалиев Башкорстанның Бәләбәй шәһәрендә тамашачылар белән Фидан ага Гафаровны искә алган. Ул бөек җырчы репертуарындагы «Адаштым» җырын башкарган. Халык басып алкышлаган.
Җырның авторлары – Илһам Хисмәтуллин һәм Нурия Измайлова.
«Легендалар үлми, алар җырларда яши», – дип язган Әнвәр Нургалиев.
«Әнвәр, искиткеч матур башкарасыз. Мөмкин булса, легендабыз Фидан абыйның җырларын күбрәк башкарсагыз яхшы булыр иде. Кеше китә, җыры кала»;
«Әнвәр, репертуарыңа Фидан җырларын ал, матур килеп чыгачак»;
«Сез хаклы, Фидан Гафаров башкаруындагы рольләр безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк», – дип язган видеоны караучылар.