news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлеге минутларда Башкортстанда фаҗигадә ике нәни бала һәм олы кеше янып үлгән

Ишембай шәһәрендәге йортны ялкын тулысынча чолгап алган.

news_top
Әлеге минутларда Башкортстанда фаҗигадә ике нәни бала һәм олы кеше янып үлгән
https://www.bashinform.ru

Башкортстанда янгында өч кеше һәлак булган. Алар арасында 3 һәм 5 яшьлек ике бала бар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Әлеге минутларда урында коткаручылар эшли.

Фаҗига Ишембай шәһәрендәге Гоголь урамында булган. Коткаручылар килеп җиткәндә, ялкын бөтен өйне чолгап алган була, диелә хәбәрдә.

Соңрак һәлак булучылар саны дүрт кеше булуы ачыкланды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Урында тикшерүчеләр дә эшли. Республика буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, бер катлы торак йортта кич белән янгын чыга. Аны сүндергәндә ир-ат, хатын-кыз һәм ике бала мәете табыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар