Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әлеге исемнең югалырга хакы юк» - легендар җырчы Нурәхмәт Мөхәммәтҗанны искә алдылар

Нурәхмәт Мөхәммәтҗан Мәскәүнең Кремль концертлар залында татар халык җырлары «Әссәламегаләйкем», «Алмагачлары»н башкарганда зал аягүрә алкышлый торган булган.

news_top_970_100
«Әлеге исемнең югалырга хакы юк» - легендар җырчы Нурәхмәт Мөхәммәтҗанны искә алдылар
Әлфия Хәбибуллинаның В Контакте битеннән

Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина Инстаграм һәм Вконтакте битендә шигъри һәм хатирәләргә бай туры эфир оештырган. Эфир арабыздан вакытсыз киткән татарның бердәнбер алтын медальле җырчысы Нурәхмәт Мөхәммәтҗанга багышланган. «19 апрель - якын дустым Нурәхмәтнең туган көне. Аңа 56 яшь тулган булыр иде. Безнең чордашлар аның турында: «Эх, шундый матур җырчы иде, әрәм булды», — диләр. Ә яшьләр: «Кем иде ул Нурәхмәт Мөхәммәтҗан?» — дип сорыйлар. Әлеге җырчының исеме халыкта югалып бара, тик аның югалырга хакы юк!» — дип сөйләде Әлфия Хәбибуллина.

Мөхәммәтҗанов Нурәхмәт Миңнегали улы 1963 елның 19 апрелендә Кукмара районы Битләнгур авылында туган. Битләнгур башлангыч (1970), Югары Өскебаш сигезьеллык (1978), Кәркәүч урта (1980) мәктәпләрен, 58 санлы Казан һөнәр училищесын (1984) тәмамлый. Казан музыка училищесына укырга кереп (1984), Казан дәүләт консерваториясенең икенче курсына экстерн күчерелә (1986). Армиядә хезмәт итә (1981-83), училищеда автокранчы булырга укый (1983-84), музыка училищесында укый (1984-86). «Болгар» ансамблен оештыручы һәм аның составында Татарстан өлкә комитетының герой-шагыйрь М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты.

«Яңа исемнәр» Бөтенроссия конкурсының икенче дәрәҗә лауреаты (1993), Смоленск шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия «Россия тавышлары» конкурсында беренче премия лауреаты һәм Алтын медаль иясе (1994).

«Шире круг!», «Голубой огонек» кебек Бөтенсоюз телевидениесе популяр тапшыруларында катнаша, Мәскәү шәһәре Кремленең концертлар залында ул татар халык җырлары «Әссәламегаләйкем», «Алмагачлары”н башкарганда зал аягүрә алкышлый.

Кызларны хулиганнардан коткарганда Казанда 2006 елның 1 гыйнварында үтерелә, Битләнгур авылында җирләнгән.

«Мин 1995 елда Нурәхмәт Мөхәммәтҗан төркеменә эшләргә килдем. „Россия тавышлары“ конкурсында Людмила Зыкина жюри рәисе булган. „Что этот татарин с голосом делает?“ — дип Нурәхмәткә гашыйк булып утырган ул. Советлар Союзы вакытында төп канал булып 1 канал санала иде. Шул каналдан 3 татар җырчысының: Ринат Ибраһимов, Вәфирә Гыйззәтуллина, Нурәхмәт Мөхәммәтҗанның гына концертлары күрсәтелде. Бу аның нинди дәрәҗәдә профессиональ җырчы булуын күрсәтә. Йөрәге сыкрап-сыкрап кан белән тамса да, беркайчан да күрсәтмәде, һәрчак шат күңелле иде», — дип искә алды җырчыны Әлфия Хәбибуллина.

Эфир онлайн концерт рәвешендә шигырьләр белән үрелеп барды. Тамашачылар Нурәхмәт Мөхәммәтҗанның моңлы җырларын, чыгышларын күзәтте.

«Иң шәп башкаручы, гади, ачык күңелле кеше иде. Авыр туфрагы җиңел булсын», «Татар җыр-моңын беренчеләрдән булып чит төбәкләргә җиткергән җырчыбыз», «Әлфия, ретро-концерт өчен зур рәхмәт», «Бу концертны карагач, әле күңел һаман Нурәхмәт абыйны гастрольдә, дип уйлый», «Рәхмәт, Әлфия, яшьлеккә алып кайттың. Яраткан җырчыбыз белән кабат очрашып, матур җырларын тыңларга насыйп булды», — дип яза җырчының тугры тамашачылары.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Урыны ожмахта булсын. Минем райондашым, курше авыл егете иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100