"Леди Винтер" салаты
Җырчы Айгөл Бариевадан чираттагы яңа салат "Леди Винтер" рецептын тәкъдим итәбез.
Салат өчен: пекин кәбестәсе, 5-6 аш кашыгы яшел борчак, 100 грамм каты сыр, ысланган тавык ите, 2 аш кашыгы майонез, тоз.
Кәбестә, тавык, сырны шакмаклап турарга һәм калган ингредиентларны салып яхшылап болгатырга.
"Бик тиз һәм тәмле", - дип язган җырчы Инстаграмда.