"Әле ярый ирен буямый": Маршрутка йөртүче кыз телефоннан сөйләшә, сдача кайтара, рульне терсәкләре белән бора - видео
"Әле ярый ирен буямый": Маршрутка йөртүче кыз телефоннан сөйләшә, сдача кайтара, рульне терсәкләре белән бора - видео
Чувашия республикасының Канаш шәһәрендә маршрутка йөртүче кызны видеога төшереп алганнар. Шаһитлар кызның игътибары юлда булмавына борчыла. Бу турыда «КП» сайты язды.
«Бер кулында телефон, икенче кулында сдача акчасы. Ул передачаларны күчерә, шул ук вакытта идәннән тимер акчаларны ала, рульне терсәге белән генә бора. Пассажирларга дога укып кына барасы», — дип язган бер кеше. Бу кеше Чабаксардан килгән һәм маршрутка йөртүче кызны видеога төшереп, социаль челтәрләргә тараткан.
Видео кадрларыннан күренгәнчә, маршрутка йөртүче кыз чыннан да телефоннан сөйләшә, шул ук вакытта сдача бирә. Ике кулы да буш булмагач, ничек идарә итә — анысы сәер. Кыз машина рулен терсәкләре белән генә боргалый икән.
Әлбәттә, бу видео социаль челтәрләрдә
«Барысына да җитешә, идарәне дә югалтмый», диләр. «Әле ярый иреннәрен буярга тотынмаган», — дип тә шаярталар.
«Бәлки кемдер бу хәлне норма дип уйлыйдыр. Тик бу нормаль хәл түгел. Ул бит утын ташымый. Әле җитмәсә кышкы юлда», — дип ачуланган Канашта яшәүче бер хатын.
ЮХИДИ инспекторлары бу хәлгә игътибар иткән. Кызга җәза биргәннәр. Машина белән идарә иткәндә телефоннан сөйләшкән өчен, ул административ җаваплылыкка тартылган.
«Әлеге видео зур