Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үле диңгезнең тозын файдаланырга ярыймы? (Сорау-җавап)

Мөселман дусларым арасында “Үле диңгез тозын кулланырга ярамый,” - дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Ни өчен кулланырга ярамый икән? Сәбәбе нәрсәдә?

news_top_970_100
 Үле диңгезнең тозын файдаланырга ярыймы? (Сорау-җавап)

Казан кызы Эльмира Гарипованың бу соравына “Галиев” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә:

-Әссәләмәгаләйкум!

- Бу - бик җитди сорау. Гөнаһлары аркасында ниндидер бәндәләр хөкем күргән һәм һәлак булган җирләрдән узып барганда, (әйтик, гад һәм  сәмуд кавеме  һәлак булган  урыннарга) пәйгамбәребез (с.в.г.с) кермәскә кушкан. “Анда керсәгез, гомер буе еларсыз,” - дигән. Андый җирләрдә бернәрсә үсми, бернәрсә дә төпләнеп яшәми. Үле диңгез дә шул хөкемдә, ди галимнәр. Чөнки Үле диңгез астында Лут пәйгамбәрнең  кавеме ята. Бүгенге көндә аны фән дә исбатлады. Лут пәйгамбәрнең кавемнәре бәтчәбазлар (гейлар) булган, Аллаһы Тәгалә аларны, шушы гөнаһлары аркасында, һәлак кылган. Җир йөзеннән юк иткән. Анда башта күл пәйда була,  соңрак диңгез барлыкка килә. Аллаһы Тәгалә газап булган җирләргә бармаска боерган. Барырга ярамагач, андагы матдәләр дә кулланышка мәслихәт булмас, моңа саграк карарга кирәк.

Белешмә: Үле диңгез Гарәбстан ярымутравында урнашкан, башка сулыклар белән тоташмаган тозлы күл. Әлеге урын диңгез тигезлегеннән 427 метр аста. Коры климат Үле диңгезнең елдан-ел саегуына китерә, тагын да минеральләштерә. Уртача бер елга суы 1 метрга кими. Үле диңгез ярлары –диңгез кимәлленнән дөньяда иң түбән урын булып тора. Исраил, Фәлистыйн автономиясе һәм Үрдүн биләмәләрен бүлеп тора. Планетада кеше сәламәтлеге өчен иң файдалы, иң тозлы сулык дип исәпләнә.

Йөзләрчә ел дәвамында аны “Сасыган диңгез” һәм “Шайтаннар диңгезе” дип тә йөрткәннәр. Бернинди үсемлек тә үсмәгән, җан иясе дә яши алмый (кайбер бактерияләрдән кала) торган күлне римлеләр Үле күл дип атаган.

Акмый торган бу тозлы күлнең озынлыгы – 76, иңе 17 чакрым, тирәнлеге 356 метрга җитә. Аның суындагы тозларның концентрациясе диңгез суындагыдан берничә тапкыр артык. Күлдә Менделеев таблицасындагы күпчелек матдәләр бар.

Борынгылар диңгез суын эчәргә тырышкан. Файдалы дип исәпләгәннәр. Хәзер ул тыела. Үле диңгез суы тәнне дәвалый, чистарта, диләр. Бу диңгез янәшәсендә савыктыру комплекслары да эшли. Ә аның бик түбәндә урнашуы атмосферада кислород күләменең артуына китергән. Минеральләштерелгән ләм һәм күкертле су чыганаклары төрле авырулардан дәвалый. Үле диңгез  буенда төрле дәвалану үзәкләре эшли. Үле диңгездә батарга мөмкин түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100