Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әле бит ул уйнап йөри иде..." Татар җәмәгатьчелеге халык артисткасы Тәслимә Фәйзуллина белән хушлашты

К.Тинчурин исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Тәслимә Фәйзуллина кичә кич вафат булды. Бүген аны соңгы юлга озатырга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, укучылары килде.

news_top_970_100
"Әле бит ул уйнап йөри иде..." Татар җәмәгатьчелеге халык артисткасы Тәслимә Фәйзуллина белән хушлашты

Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова аның турында җылы сүзләре белән уртаклашты. “Тәслимә безгә Уфадан килде, ул Стәрлетамак театрында эшләгән иде. Матур рольләре белән Казанда да танылган иде. 

1972нче елда ул Казанга күчеп килде. Без аның белән бик күп уйнап йөрдек. Элек күчмә театр булганда бер бригадада йөрдек. “Без бит авыл малайлары”, ”Әниемнең ак күлмәге” спектакльләрендә уйнадык. 

Тәслимә Фәйзуллина "Саташу" спектаклендә Галиябану ролендә

Тәслимә рольләренә бик җентекләп карый, һәрнәрсәне җиренә җиткереп эшли иде, ул бик пөхтә кеше, өендә дә гел тәртип аның. Бик акыллы, тәртипле, тыйнак кеше, бик әйбәт артистка иде. Аннан ул театраль училищеда укыта башлады, мәдәният институтында да эшләде,укучыларын бик ярата иде. Гел гастрольләрдә йөрсә дә, улы Булатка да яхшы тәрбия бирде. Минем аның турында яхшы фикерләр генә әйтәсем килә”, – диде артистка.

Ул бу хәбәрнең үзе өчен көтелмәгән булуын әйтте. “Әле бит ул уйнап йөри иде, авырып ятканын белмәдем дә. Бер көнне генә “Ник картлар көненә килмәгән икән?” – дигәч, авырып китүен әйттеләр. Аннан, училищеда укытуын ташлаган дигән хәбәр килгәч, аптырап киттем. Ул бик әйбәт йөрде, үлем жәлләми шул, бик яшь килеш китеп барды, әле аның матур чагы иде бит. Урыны оҗмахта булсын,” – дип теләп калды Исламия ханым.

Яшьләр дә Тәслимә Фәйзуллинаны күпкырлы талант иясе, үз эшендә профессионал кеше буларак белә. Артист Артем Пискунов та аның эшенә сокланып сөйләде. “Тәслимә апа белән миңа бик күп уйнарга туры килмәде, аның белән бергә уйнаган соңгы спектакль “Бернарда Альба йорты” булды. Беренчедән, үзем анда укымасам да, мин аның бик көчле укытучы икәнен яхшы беләм. Икенчедән, бөек профессионал артист буларак беләм. Ул һәр яшь артисттан да үз эшенә зур игътибар белән карарга тәлап итте. Тәслимә апа әйтсә, әйбәтләп, өзеп әйтә иде, ул күп сөйләшеп йөри торган кеше түгел, әйткәнемчә, профессионал артист”, – дип сөйләде ул.

Тәслимә Фәйзуллина бик күп спектакльләрдә уйнаган, үзе дә әсәрләрне сәхнәләштергән, аларны тәрҗемә иткән.

Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллинаны соңгы юлына зур хөрмәт белән алкышлап озаттылар.

  • Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызы 1953 елда Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында туган. Татарстан Республикасының халык артисты. Уфа сәнгать училищесын, 1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. 1972 елдан театрда. Быел июль аенда 65 яшь тулган иде.

Ул К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәт итте. Иң билгеле рольләре - Х. Вахитның "Беренче мәхәббәт" спектаклендә Рәхилә, Т.Гыйззәтнең "Ташкыннар"ында Гөлчирә, Н.Гыйматдинованың "Сихерче" әсәрендә Убыр, И.Грекованың "Тол хатыннан көймәсе"ндә Флюра, И.Юзеевның "Гашыйклар тавы"нда Ләлә.

Бүгенге көндә Тәслимә Фәйзуллинаның ике генә спектакльдә рольләре бар иде - Н.Гыйматдинованың "Бер тамчы ярату" әсәрендә Рабига һәм Федерико Гарсия Лорканың "Өметсез хыяллар" спектаклендә Бернанда.

Мәрхүмә Самосыроводагы мөселман зиратында җирләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100