news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үлчәмә син минем авырлыкны…» Вадим Захаров ябыгырга кушучыларга җавап биргән

Без сине барыбер яратабыз, дип тынычландыралар җырчыны.

news_top
«Үлчәмә син минем авырлыкны…» Вадим Захаров ябыгырга кушучыларга җавап биргән
Салават Камалетдинов

Җырчы Вадим Захаров инстаграм сәхифәсендә «ябык инде» диеп тилмертүчеләренә үз фикерен җиткерде.

«Кадерле туганнар! Арыганчы сезнең өчен намус белән эшләрбез! Ябык инде Вадим!» дип нервларымны ашаган кайбер диван тәнкыйтьчеләренә әйтәсем килә: үлчәмә син минем авырлыкны салкын гер белән, үлчә эшләгәндә маңгаемнан тамган тир белән! Исән-имин булыйк», - дип язган җырчы.

Әлеге сүзләреннән соң инстадуслары Вадимны тынычландырырга керешкәннәр:

«Гәүдәнең тазалыгына карамыйлар, кешелекле булырга кирәк, бик матур җырлыйсыз, рәхмәт!»;

«Бик оста җавап биргәнсең, уңышлар!»;

«Җырла, җырла, без сине барыбер яратабыз!»;

«Тавышыгыз моңлы, җырларыгыз мәгънәле. Бик дөрес язгансыз, иң мөһиме, сәламәт тәндә-сәламәт акыл!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар