Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лазаня (рецепт)

Җырчы Айгөл Бариевадан лазанья рецептын тәкъдим итәбез. Лазанья — камырдан катлап ясалган Италия ризыгы. Эчлеге төрле булырга мөмкин.

news_top_970_100
Лазаня (рецепт)
Камыр өчен: 2-3 стакан он, 1 стакан су, 2-3 йомырка, 1 аш кашыгы үсемлек мае, чама белән тоз. Камырны басарга һәм суыткычка "ял итәргә" куярга. Аннары кирәкле формада җәяргә.

Эчлек өчен: сыер итеннән фарш, тоз, борыч, томат пастасы. Фаршны үсемлек маенда кыздырырга, төз, борыч, томат пастасы салырга.

Бешамель соусы өчен: 50 грамм атланмай, 40 грамм он, 1 литр сөт, мөшкәт (мускат) чикләвеге. Атланмайны эретергә, он өстәргә, сүрән утта гел болгатып торырга, аннары акрынлап кайнар сөт салырга һәм куерганчы пешерергә, вакланган чикләвек өстәргә.

Эш тәртибе: Үсемлек мае белән майланган табага катлап тезәргә: камыр, соус, фарш, каты сыр, янә шулай кабатларга. Соңгы катламга сыр уарга һәм соус салырга.

180 градуска кадәр кызган мичтә 30-40 минут пешерергә. Өсте көеп китмәсен өчен беренче 20 минутта фольга белән капларга.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100