news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лайфхак: Самарада яшәүче Шамил Баһаутдин кыярларны сөт сибеп үстерә

Бакчачы сөтне нинди микъдарда сипкәнен язган.

news_top
Лайфхак: Самарада яшәүче Шамил Баһаутдин кыярларны сөт сибеп үстерә
Шамил Баһаутдиннең Фейсбуктагы шәхси битеннән

Самарада яшәүче милләттәшебез Шамил Баһаутдин Фейсбук социаль челтәрендәге битендә үсеп килүче кыярлар фотосы һәм файдалы киңәш белән уртаклашкан.

«2020 ел. Июньнең 13е. Самара. Шамил Баhаутдин бакчасы. Ачык hавада утыртылган кыярлар бер төптә 5-6шар үсә. Чәчәк ата башлагач, атнасына бер мәртәбә ун төпкә бер литр авыл сөте сибәм. Бик яраталар сөтне. Икенче партия кыяр чәчтем. Беренчеләре саргая башлагач, икенчелэре кыяр бирә башлый», — дип язган ул.

Шамил Баһаутдин бакчасыннан фотолар белән даими уртаклашып бара. Аның укучылары бакчадагы тәртип һәм муллыкка соклана.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар