Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лавров: Холокост өчен Израиль бүген үзенә бөтен нәрсә рөхсәт ителә дип санарга тиеш түгел

news_top_970_100

Холокост кебек коточкыч җинаять аркасында Израиль үзенә нәрсә эшләсә дә ярый дип санарга тиеш түгел. Бу хакта 2023 елда Россия дипломатиясе эшчәнлеге йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров әйтте, дип «Eurasia Daily» дзен каналы яза.

«Израильлеләргә Икенче бөтендөнья сугышында зыян күргәч, аларга бүген нәрсә эшләсә дә ярый, дигән тәэсир тудырырга ярамый. Әйе, Холокост булган, бу – коточкыч җинаять. Әмма Советлар Союзында яшәгән барлык халыкларга карата да геноцид була бит. Алар да аз газапланмаган. Аларны төрле концлагерьларда, шул ул Ленинградта [блокада вакытында] еврейлар белән бергә юкка чыгарганнар. Шушы мантыйк буенча карасак, алайса, безгә дә хәзер бөтен нәрсә рөхсәт ителергә тиеш. Әгәр без халыкара хокукны саклап калырга телибез икән, бу – системалы рәвештә яраксыз нәрсә», – дигән ул.

Министр Израильдә фестивальдә катнашучыларга һөҗүм итү һәм Израиль министрлары һәм командующийларының палестиналылар турында белдерүенә карата Мәскәүнең нинди фикердә булуын да әйтте.

«Газа секторында тыныч халыкка, фестиваль катнашучыларына һөҗүм итү – кабул итеп булмаслык хәл. Коточкыч кадрлар, мәрхәмәтсез, кабәхәтләрчә һөҗүм итү. Тагын бер кабатлап әйтәм, без моны шундук гаепләп чыктык», – диде Лавров.

«Хәзер бик ачыктан-ачык әйтәчәкмен: Израильнең оборона министры, армия командующие һәм башка министрлар ясаган белдерүләрдә, хәтта, палестиналылар кеше түгел, ә хайван, дигән сүзләр дә яңгырады. Якынча, Яценюк [Арсений] әйткән кебек, ул «Донбасста кешеләр яшәми» диде. Зеленский [Владимир], кешеләр түгел, ә Ярмак, Кулеба, Подоляк кебек җан ияләре, диде һәм, русняны физик рәвештә юкка чыгарырга кирәк, диде. Бу – коточкыч аналогия», – диде Сергей Лавров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100