Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лавров Украинаның бөтенлеген хөрмәт итүен әйтте (1990 елгы декларацияне саклаганда)

news_top_970_100

Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров «Киев 1990 елгы декларациядәге вәгъдәләрне саклаган очракта, Россия Украинаның территориаль бөтенлеген хөрмәт итә» дип белдерде. Бу хакта ул Берләшкән Милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясының 78нче сессиясе нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

«Без 1991 елда Украина Советлар Союзыннан чыкканда кабул иткән Бәйсезлек турында декларация нигезендә Украинаның суверенитетын таныдык, – диде Лавров. – Деклациядә бик яхшы әйберләр язылган, шул исәптән, аларның милли азчылыкларның хокукларын саклавы, рус телен саклавы, рус теле анда аерым язылган. Болар барысы да соңыннан Украина конституциясенә керде», – диде министр.

«Әмма Декларациядә безнең өчен мөһим моментларның берсе бар иде – Украина бер блокка да керми торган ил булырга, хәрби берлекләргә кермәскә тиеш. Шушы редакциядә, бу шартлар үтәлгәндә, без Украинаның территориаль бөтенлеген таныйбыз», – диде Лавров.

Лавров суверен дәүләтләр бер-берсе белән нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлеген әйтте. БМО Уставы буенча, халыкларның үзбилгеләнүгә хокукын таныган хөкүмәтләрнең суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген башка илләр танырга тиеш. «Сине хөрмәт итсеннәр өчен, син хөрмәт итәргә тиеш», – диде Лавров.

«Безнең өчен Украинаның территориаль бөтенлеге буенча проблемалар юк. Ул фетнә булдыручылар һәм аны хуплаучылар тарафыннан җимерелде. Фетнә лидерлары үз халкына каршы сугыш башлады һәм үз халкын бомбага тотты», – диде Лавров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100