Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лавров Украина белән турыдан-туры сөйләшүләр турындагы язмаларны «имеш-мимеш» диде

news_top_970_100

Россия һәм Украина Женевада турыдан-туры сөйләшүләр алып барырга мөмкин, дигән язмалар – гайбәт. Бу хакта Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров 2023 елда Россия дипломатиясе эшчәнлеге йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

«Гайбәт – гайбәт инде ул», – дигән Лавров.

Украинадагы конфликтны туктату шартлары турында нәкъ менә Көнбатыш белән сөйләшергә кирәк, тик алар моның белән кызыксынмый, дип белдерде министр. «Әлбәттә, бу хакта Көнбатыш белән сөйләшергә кирәк. 2022 елда Көнбатыш Украинага [Россия белән] килешүләр имзалауны тыйды. Шулай ук Көнбатыш хәзер нинди дә булса сөйләшүләр башлану белән дә кызыксынмый, команданы төп-төгәл Вашингтон бирә», – диде тышкы эшләр министры.

Бу уңайдан, Лавров АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен сүзләренә дә игътибар юнәлтте. Ул Украинада хәтта озак вакытлы килешү буенча сөйләшүләрнең «якын перспективасын» күрмәвен әйтте. «Алар җайга салу турында бөтенләй сөйләшергә дә теләми», – диде министр.

Россия башка илләрнең Украина белән килешүләренә каршы түгел, тик бу – Мәскәү планнарын үзгәртми, махсус хәрби операция максатларына ирешәчәк, дигән фикердә Лавров. «Ничек тә булса Россияне җиңүләренә бернинди өмет тә юк. Тарихны укымаганнар, ә Көнбатыштан андыйлар күп, алар бу темага хыяллана ала», – ди ул.

Министр әйткәнчә, Украинаны Әфганстан язмышы көтә, «чөнки хуҗаңа таянып һәм хуҗаңның синең хакта түгел, ә үзе турында гына уйлавын аңламыйча, халкыңның мәнфәгатьләре ничек тә булса исәпкә алыныр дип өметләнергә ярамый».

Россия Украина белән конфликтны җайга салу буенча Көнбатыш сигналларына фәлсәфә аша карый. 2022 елда Россия Президенты Владимир Путин миңа: «Без сөйләшүләрдән баш тартмыйбыз, әмма баш тартучылар шуны аңларга тиеш – алар озаккарак сузган саен, килешү авыррак булачак», – диде. Хәзер без моның чынга ашуын күрәбез, – дип сөйләгән Сергей Лавров.

«Мәскәү һәм Киев Женевада турыдан-туры сөйләшүләр алып барырга мөмкин, дигән язмалар – гайбәт. Кайчан туктарга икәнен һәм конфликтны төгәлләнүнең реаль шартлары турында җитди сөйләшү башлауны Украина хәл итмәячәк, бу хакта Көнбатыш белән сөйләшергә кирәк. … Көнбатыш Россиянең законлы борчылуларын исәпкә алган бернинди конструктив карар да теләми. Кеше яши алмаслык итәргә теләп, Кырымга һәм Россия территориясенә эчкәрәк һөҗүм ясау өчен, еракка ата торган чараларны торган саен агрессиврак куллануга Киевны этәрү һәм котырту, өстәвенә, шуңа тиешле корал бирү дә шушы хакта сөйли», – дигән фикер җиткерде Россия тышкы эшләр министры.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100