Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лавров, елның иң фаҗигале сүзе дип, «сугыш» сүзен атады

news_top_970_100
Лавров, елның иң фаҗигале сүзе дип, «сугыш» сүзен атады

Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, хәрби гамәлләр кайчан да булса бетәр, һәм Россия хакыйкатьне яклый алыр, дигән ышаныч белдерде. Бу хакта ул 2022 елда Россия дипломатиясе эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә әйтте, дип яза «Смотри медиа» сайты.

«Кайчан да булса бу сугыш бетәчәк. Без барыбер үзебезнең дөреслекне саклап калачакбыз. Ләкин алга таба ничек яшәргә икәнен мин әле күз алдына китерә алмыйм, барысы да Европаның нинди нәтиҗәләр ясаячагына бәйле», – диде Сергей Лавров Европа илләренең Украина хәлләренә бәйле позициясе турында.

Шула ук вакытта министр, киләчәктә Көнбатыш белән гадел сөйләшү кирәк булачак, ә бу этапта Россия өчен ябык юнәлешләрдә үзебезгә инициатива белдерергә кирәкми, дип әйтте.

Узган елда нинди сүз иң фаҗигале булды, дигән сорауга, РФ Тышкы эшләр министры «сугыш» дип җавап бирде.

«Лирик сорау. Без күбрәк конкрет гамәлләр турында уйлыйбыз, ә аларны сурәтләүне сездән сорар идек», – диде ул журналистка җавап биреп. Аннары җавабын дәвам итте: «Нинди сүз? «Сугыш» сүзе. Мин бу сүзне әйтүдән курыкмыйм, чөнки хәзер булган хәлләр – безнең җавап булып тора. Аларны, президент әйткәнчә, иртәрәк эшләргә кирәк булгандыр, ләкин бу – нәкъ менә җавап һәм, иң мөһиме, ул соңга калмады. Көнбатыш төрле вариацияләрдә көн тәртибендә алга сөргән лозунг һәм безгә каршы башланган гибрид сугышка җавап», – дип аңлатты Сергей Лавров.

«Зеленский белән сөйләшүләр булуы мөмкин түгел, чөнки ул Россия Федерациясе белән сөйләшүләр алып баруны кануни тыйды», – диде Лавров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100