news_header_bot
Язманы тыңлагыз
news_top
Лаваштан чебурек рецепты
Гөлназ Әхтәмҗанова

Кирәкле ингредиентлар:

Лаваш, фарш, суган, йомырка, тәмләткечләр.

Фарш әзерлибез, аңа вак итеп туралган суган һәм тәмләткечләр салабыз. Лавашны тәлинкә белән матурлап кисәбез. Әзер түгәрәкләрнең кырыйларын, эчлек агып чыкмасын өчен, йомырка сарысы белән майлыйбыз һәм фаршны түгәрәкнең яртысына салабыз. Икенче яртысы белән ябып чебуреклар ясыйбыз һәм чеметеп ябыштырып куябыз. Әзер чебурекларның өстенә йомырка сарысы сөртәбез. Өстенә көнжет орлыклары сибәргә була. Чебурекларны 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 30 минут пешерәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар