Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләвәшле иртәнге аш рецепты

news_top_970_100
Ләвәшле иртәнге аш рецепты
Фото Илүзә Хөснетдинованың социаль челтәрдәге битеннән алынды

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан ләвәшле иртәнге аш рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: юка ләвәш, бәрәңге боламыгы, колбаса, яшел суган, сыр, майлау өчен – йомырка сарысы һәм бизәү өчен – көнҗет орлыгы.

Эчлек өчен ингредиентларны бергә салып болгатырга (боламык, шакмакмаклап туралган колбаса, яшеллек, эре угычтан уылган сыр). 

Ләвәшне кирәкле үлчәмдә кисеп чыгарга. Ләвәшкә эчлекне салырга һәм рулет итеп төрергә. Табаны майларга яки пергамент кәгазьгә җәяргә һәм рулетларны тезеп чыгарга. Аларны йомырка сарысы белән майларга, вак угычтан уылган сыр һәм көнҗет орлыгы сибәргә.

Рулетларны 200 градуска кадәр кызган духовкада 15 минут тотарга.

Шул ук рулетларны газ өстендә ике ягын да кыздырып алырга мөмкин.

Тәмле булсын!

Видео Илүзә Хөснетдинованың социаль челтәрдәге битеннән алынды.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100