Латвиядә яшәүче йөзьяшәр татар әбисе: “Туган ягыма 60 ел кайтканым юк” (видео)
Язмыш безгә нинди тормыш юлы язганын берәү дә белми. Кемдер авылыннан бер адым да китмичә гомер буе шунда яши, кемнедер катлаулы тормыш океан артларына, чит илләргә илтеп ташлый.
Латвиянең Рига шәһәрендә яшәүче Зәйтүнә әби Ганиеваны (кыз чагында - Хөснетдинова) гына алыйк. Ул тумышы белән Татарстанның Буа районы Өч мунча авылыннан. Аңа репрессия елларын да, дәһшәтле сугыш, ачлы-туклы сугыштан соңгы елларны да кичерергә туры килә. Тормыш юлы борылмалы, сикәлтәле булса да, әби әле бүген дә сөбханалла! Карап торышка, аңа 70тән артыкны биреп булмый. Ә паспортына карасаң, хәйран каласың! Шушы арада Зәйтүнә әби 100 яшен тутырды. Аны гомер бәйрәме белән бөтен татар дөньясы котлый. Әби Австралия, АКШ, Эстониядән кочак-кочак котлаулар, кунаклар кабул итә.
Бер гасырлык гомер юлы үтсә дә, әбинең хәтере менә дигән, ул язмышының һәр чорын хәтерли, балачагын да яратып искә ала.
– Мин гаиләдә унөченче бала булып туганмын, – ди ул. – Әни мине 43 яшендә тапкан. – Әти күмер шахталарында хезмәт куйган. Авыр капчыкны башларына куеп ташыганга күрә, аның маңгаенда зур гына шеш бар иде. Аннан кайткач, әти чып-чын авыл тормышы белән яши башлады: маллар үрчетте.
Әти диндар кеше иде. Өяз мулласы безнең авылга килгәч, ул барлык муллаларны чакыра. 30 мулла җыелышып, безнең өйдә Коръән-хәтем итәләр. Идәнгә тезелеп утыралар, асларына мендәр салалар. Бер-ике сәгать эчендә, сүрәләрне бүлешеп, Коръәнне укып чыгалар. И, күңелле чаклар. Ишегалдында муллалар җигеп килгән 30 ат, 30 чана. Бик аз гына булса да, шундый тормышта яшәп калдык без.
Әмма 1932 елда гаиләне кулак дип табалар. Гаилә башлыгы Себергә сөрелүдән куркып, гаиләсе белән авылдан чыгып кача. Саттар ага кайчандыр Ленинград тирәсендә эшләп алган була. Шуңа күрә гаиләсен үзенә таныш булган урыннарга – Ленинградка озата. Тик үзе өстенә ябырылып килгән кара болыттан качып котыла алмый, төрмәгә ябалар.
4 класс белемле, бер авыз русча белмәгән кыз шулай итеп илнең икенче башкаласына килеп эләгә. Әмма ул үҗәтлеге аркасында телне дә үзләштерә, үзлегеннән тегәргә өйрәнә. Тырышлыгы аркасында Ленинградның атаклы кәнфит фабрикасына эшкә урнаша.
Зәйтүнәнең әтисе 1940 елда төрмәдә вафат була. Озакламый иң олы абыйлары да туберкулездан үлеп китә. Моңа кадәр авылда чакта ук аның барлык кыз туганнары дөнья куйган була. Беренче бөтендөнья сугышында ятып калган абыйлары да бар. Ишле гаиләдән алар – әнисе һәм ике абыйсы гына шәһәр тормышына ияләшә башлыйлар. Инде тырмаша-тырмаша яши башлагач кына, тормышның тагын да зуррак сынавы башлана. Сугыш! Ул көн саен Петергофтан окоп казырга йөри. Блокаданың соңгы көнендә Зәйтүнә Ленинградтан Петергофка баручы соңгы поездга утырырга өлгерә. Нияте: арттан куа килгән ачлык-ялангачлык, үлемнән качып котылу. Әмма өенә кайту белән оккупациянең үзәгенә эләгә. Аны авыру, хәлсез әнисе һәм абыйлары белән концлагерьга озаталар.
Сугыш елларын бүгенгедәй хәтерли әби.
– Салкын баракта яшибез, дип хәтер йомгагын сүтә Зәйтүнә әби. – Якында гына снаряд шартлап, барак түбәсенә ут төшә. Мин шушы торагыбыз янып китсә, урамда калырбыз дип куркып, түбәгә менеп шул утны сүндерәм. Урамда атлап йөрмәле түгел иде. Барысы җиргә шуышып барабыз. Әле уң якка, әле сул якка снаряд төшеп шартлый. Бер мизгелгә чукрак каласың, берни ишетелми. Мондый авыр шартларда әнине саклап калып булмады, ул 1943 елда кулымда үлде. Шул елның декабрендә безне эшелонга төяп, Германиягә озаттылар. Тик анда барганчы безне Рига тимер юлында мәҗбүри эшкә билгеләделәр. Шулай итеп без монда төпләнеп калдык.
Латвия башкаласында кыз өр-яңа тормыш башлый. Кияүгә чыга, игезәк балалар таба. Әмма ире тормышка яраклашкан кеше булып чыкмый, балаларын ул үзе генә аякка бастыра.
– Иремне хурламыйм. Без рәсми төстә аерылышмадык. Ул офицер иде. Ике ел хәрби хезмәттә, дүрт ел сугышта булган. Авырды ул. Уфада, әнисе белән яшәде. Бик укымышлы кеше иде. Пианинода, аккордеонда бик матур итеп уйнады. Аңа үпкәм юк, – ди йөзьяшәр әби.
Тормыш сынаулары моның белән генә бетми әле. Зәйтүнә әбинең улы 20 яшендә фаҗигале төстә вафат була. Бүген ул кызы тәрбиясендә яши.
Гомере буе туган ягыннан читтә яшәсә дә, Зәйтүнә әби туган телен онытмаган. Туып-үскән Буа ягына, Өч мунчага ул соңгы тапкыр 1955 елда кайткан.
– Телне саклау үзеңнән тора, – ди әби. – Кая гына яшәсәң дә, үз телеңне, динеңне белеп яшәргә кирәк. Син – татар, син – мөселман булып калырга тиешсең. Татар ашларын да беләм. Он иләү, камыр басулар да күз алдымда. Болар инде әнидән сеңеп калган. Мич ягып ипи салулар, бәлеш пешерүләр дә ят түгел миңа. 90 яшемә кадәр камыр куеп, ипи салдым.
Зәйтүнә әби гомерен Латвиядә уздырса да, Риганы чит шәһәргә саный. “Ленинградны сагынам. Иң матур елларым шунда үтте”, – ди үзе.
Әйтеп үткәнемчә, йөзьяшәр әбинең хәтере бик шәп. Илһам Шакиров, Венера Ганиева җырларын яратып тыңлый. 90 яшькә кадәр концертларга да йөргән әле ул. Гомәр Толымбайның “Буран” шигырен безгә дә сөйләп күрсәтте: “Урамда буран, мин өйдә торам, тәрәзә аша тик авыз ерам”. Әби шигырьнең авторын Тукай диде. Хәер, йөзьяшәр әби генә түгел, күбебез бу шигырьне Тукайныкы дип уйлый бит.
P.S. Зәйтүнә әби Ганиева бу көннәрдә Җир шарының төрле почмакларыннан котлаулар кабул итә. Аны Татарстан, Австралия, Эстония татарлары котлаган. Латвия Президенты Раймондс Вейонис та үз теләкләрен җиткергән.
(Бу язманы әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен Латвиянең “Идел” татар җәмгыяте рәисе Ринат Ахун һәм аның тормыш иптәше Ләйсәнгә рәхмәтебезне белдерәбез)