Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Латвия татарлары җәмгыяте рәисе Ринат Ахунов: Чит илләрдә татар мәктәпләре оештырырга кирәк

Бер-берсе белән "Юлдаш" сайты аша танышып, бүгенге көндә Ригада яшәүче Ләйсән Билалова һәм Ринат Ахунов: татар телен өйрәнү өчен, татарның бөек халык булуын күрергә һәм үзеңне дә шул бөек халыкның бер өлеше итеп тоярга кирәклеге турында сөйләде. Ринат Ахунов – Латвия татарларының “Идел” оешмасы рәисе.

news_top_970_100
Латвия татарлары җәмгыяте рәисе Ринат Ахунов: Чит илләрдә татар мәктәпләре оештырырга кирәк

1988 елны оештырылган җирле татарларның "Идел" җәмгыятенә 2018 елда 30 ел була

- Ринат әфәнде, Латвиядә күпме татар яши, алар кайдан һәм ничәнче елларны килгән?

- Соңгы мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә Латвиядә 2800 татар яши. Аларның 2000 Рига шәһәрендә, калганнары башка шәһәрләрдә. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Татарстан һәм Башкортстан татарларының күпләп килүе күзәтелгән. Революциягә кадәр монда яшәгән татарларның төп халык арасында югалуы билгеле.

- Латвиядәге татарлар үз телләрен беләме?

- Элегрәк Латвиягә килгән татарларның күбесе үз вакытында татар мәктәпләрен бетерүчеләр. Ә яшь буын арасында татар телен белүчеләр аз. Менә мин үзем татар телен ничек өйрәндем? Без ел саен авылга кайттык, анда әби–бабай рус телен белмәгәч, без бәләкәй чактан ук татар телен өйрәндек, ул безгә шулай сеңеп калды. 1990 еллар башында якшәмбе мәктәпләре булса да, хәзерге вакытта монда татар мәктәпләре юк. Татар телендә аралашырга теләүчеләр безнең җирле татарларның "Идел" җәмгыятенә килә. Аның оешуына 2018 елда 30 ел була.


"Чит җирләрдәге татарлар туган телне өйрәнсен өчен, Казанга алып килергә кирәк"

- Бүгенге көндә татар телен ничек саклап калырга була?

- Хәзерге вакытта татар телен саклап калу җиңелрәк. Без үскәндә татар телендә бернинди мәгълүмат булмады. Хәзер исә интернет, телевидение бар, теләгең бар икән, ТНВ, ТНВ Планета каналларын карап, рәхәтләнеп татарча өйрәнергә була. Шулай ук Президентның “Ана теле” проекты да кешеләргә ярдәм итә. Әлбәттә, иң беренче чиратта, кешедә туган телен өйрәнү теләге булырга тиеш, теләк булмаса, “галочка” өчен генә эшләнсә, нәтиҗәсе булмый.

- Ә теләк булсын өчен нишләргә кирәк?

- Казанга алып килергә кирәк. Татар кешесе безнең үзебезнең Татарстаныбыз, Казаныбыз бар икәнен белергә, күрергә һәм горурланырга тиеш. Татарның бөек халык булуын күрергә һәм үзен дә шул бөек халыкның бер өлеше итеп тоярга тиеш. Мин, Латвиядә яшәп, үземнең татар булуым белән горурланам. Латышлар да татар халкын бик ярата.

"Латыш телендә акцент белән сөйләшсәң, беркем дә көлми"

- Латвиядә ил җитәкчелегенең татарларга мөнәсәбәте нинди?

- Мондагы татарларның күбесе – эшмәкәр. Алар үзләренең шәхси фирмаларын ачарга тырыша. Белемле кешеләрнең яхшы урыннарда эшләве дә мәгълүм. Мин үзем укыган һөнәрем буенча IT – технологияләр өлкәсендә эшлим, эштән бушаган вакытта иҗтимагый оешма эшен алып барам.

- Ә сез латыш телен ничек өйрәндегез?

- Латыш телен безгә мәктәптә өйрәттеләр, ләкин Советлар Союзында аңа зур игътибар булмады, шуңа камил белми идем. 1991 елда Латвия азатлык алгач, бер дәүләт теле – латыш теле булдырылды, бөтен документация, мәгълүмат латыш телендә алып барылды. Эш буенча бер регионга баргач, бер кеше дә юньләп русча белмәгәнлектән, ике атна эчендә латыш телен тәмам өйрәнеп киттем. Монда син дөрес сөйлисеңме, түгелме – синнән бер кеше дә көлми, киресенчә, аларның телләрендә сөйләшкәннәргә бик шатлана алар.

- Латвиядә Советлар союзы чорында, Татарстандагы кебек, икетеллелек яшәп килгән, хәзер менә бер генә тел. Шуннан чыгып, Татарстан белән сез нинди дә булса параллельләр күрәсезме? Бездә халыкны татар теленә өйрәтергә тырышалар, әмма кешеләр никтер сөйләшеп китми.

- Бер тел өстенлек алгач, икенче телгә, табигый рәвештә, урын бирелми. Үземнең шаһит булганым бар: бала, теле ачылганда, рус телендә сөйләшеп китсә, аңа аралашуында татар телен кертеп җибәрү бик авыр. Әгәр сабый кечкенәдән гаиләдә балалар бакчасына киткәнче үк татар телен үзләштермәсә, аннан ул механик процеска әверелә, аны өйрәнү кыенлыклар тудыра.

“Катнаш мәктәпләр булса, рус теле латыш телен бетерер иде”

- Латвиядә телне саклау буенча тагын нинди тәҗрибәләр күрәсез? Аларның кайсыларын Татарстанда да кертеп булыр иде?

- Сугыштан соң ике телле мәктәпләр булмаган, укытучы нинди телдә укытса, балалар шул телдә укыган. 1960 еллар башында рус мәктәпләре һәм латыш мәктәпләре аерылып чыга. Шушы рәвешле бүлеп, латышлар үз телләрен саклап кала алган. Катнаш мәктәпләр булса, рус теле латыш телен бетерер иде. Сан ягыннан алар бик аз, Латвиянең үзендә хәзер 1 миллион 700 генә. Шулай да аларда үз дәүләтен, милләтен, телен саклап калу теләге көчле.

Чит илләрдәге латышларның, Австралия, Америка булсын, аларның якшәмбе мәктәпләре бар, алар үз телләрен белә. Аларның хәтта телне белгән очракта чит илдән килеп, дәүләт эшенә керү мөмкинлеге дә бар.

“Латыш әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итәргә ниятлибез”

- Сез күрше Балтыйк буе илләре белән дә элемтәдә торасыз, Сабантуйлар уздырасыз. Боларның әһәмияте нәрсәдә дип уйлыйсыз?

- Ел саен май азагында Весагинск шәһәрендә Сабан туе уза, аннан июньнең беренче атнасында Сабантуйны Ригада һәм ике атнадан соң Эстониянең Маарду шәһәрендә үткәрәбез. Балтика илләрендә генә дә елына өч Сабан туе үткәрелә. Быел Уразага туры килгәнгә Латвиядә Сабантуй узмады. Хәзерге вакытта Балтика илләренең аралашуы Ауропа татар альянсына күчте. Мәгълүм булганча, 2013 елның апрель аенда Ауропа татар альянсы оештырылды һәм без Балтика татарлары гына түгел, ә бөтен Ауропа татарлары белән элемтәдә торабыз. Өч тапкыр Ауропа Сабан туе узды: 2014 елда Ригада, 2015 - Берлинда һәм быел Вильнюс шәһәрендә узды. Дүртенче Сабантуй Таллин шәһәрендә булачак дип фаразлана. Без үзебезнең гореф–гадәтләрне Ауропада яшәгән халыкларга да күрсәтергә тырышабыз.

- Барып чыгамы соң, ничек кабул итәләр?

- Латвияне алсак, без ел саен интеграцион проектлар булдырырга тырышабыз. Шул ук Сабан туе, күргәзмәләр оештыру, журнал чыгару һ.б. Бу эштә безгә Рига Думасының мәгариф, мәдәният һәм спорт департаменты ярдәм итә. Былтыр бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышланган, аларның шигырьләреннән торган җыелма татарча һәм латышча 400 тираж белән нәшер ителде. Аның исеме - “Халкым дип типкән ике йөрәк”. Бу җыелманы чыгаруда өч ил катнашты – Латвия, Эстония һәм Швеция. Муса Җәлилнең Двина турында шигыре бар, ул латыш теленә күчерелгән. Сугыш вакытында тоткынлыкка эләккәч, Даугавпилс шәһәренең бер шталагта күпмедер вакыт Муса Җәлил булган икәне билгеле, шагыйрьнең тоткынлыктагы юлы Латвиядән дә узган. Бу журналны Латвиядәге төрле оешмаларга тараттык. Быел әкиятләр җыентыгын чыгарырга уйлыйбыз, латыш әкиятләрен татар теленә, ә татар әкиятләрен латыш теленә тәрҗемә итәчәкбез. Без ел саен бу проект буенча каз өмәсе үткәрәбез. Татарны бит җыярга кирәк, болай гына аны җыела алмый, ә менә бәйрәмнәр, җыелышлар оештырсаң, татар халкы килә. Без Латвиянең “Идел” җәмгыяте (русча АНКОЛ – Ассоциация национальных культурных обществ Латвии) белән бергә эшлибез. Халык та үзбәкләр нәрсә эшләгән, татарлар нәрсә эшләгән, эстонецлар, литовецлар нәрсә эшләгән икәнен белеп тора.


- Каз өмәсе уздырырга җыенабыз. Халыкны бергә җыярга кирәк, еш, без җыелгач, без аралашабыз, бер-беребезне күрәбез. Киләсе елга безнең оешмага 30 ел тула һәм Латвия дәүләтендә 100 ел була, шул чараларда катнашабыз., Бөтендөнья татар конгрессы белән, Мәдәният министрлыгы белән бергә уйлап, планга кертеп, төрле чараларны уздырырбыз. Сабантуй, ансыз берничек булмый инде ул - зурмы, бәләкәйме, ясарга кирәк. Таллин янындагы Маарду шәһәрендә 1989 елдан бирле бер елда калдырмыйча сабантуй үткәрәлә, ул инде традициягә кергән, традициягә кергәч, хөкүмәт тә ярдәм итә бу эшләргә. Ләкин Татарстансыз булмый, Татарстан ул безнең илебез, үзебезнең Президентыбыз бар. Без горурланабыз, без бөек халык.


"Сабантуй -Татарстанның рекламасы"

- Читтәге татарлар өчен Сабантуй үткәрү турында сүз чыкканда, аны күңел ачу, акча туздыру формасы гына булуда тәнкыйтьләүчеләр дә шактый. Сез ничек уйлыйсыз: читтәге татарлар өчен кирәкме ул Сабантуй, әллә бүтән төрле чаралар кирәкме? Әһәмияте нәрсәдә бу Сабантуйның?

- Сабантуй ул безгә якын тирә илдәге татарлар белән элемтәдә тору, аралашу ысулы кебек. Балаларны бер-берсе белән таныштыру мөмкинчелеге дә бар. Башка халыкларга да татарларны таныту өчен кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы, мәдәният министрлыгы ярдәме белән татар профессиональ артистлары килә. Бездә бит кемдер җырлый белә, кемдер юк. Ә Татарстан җырчылары, гармунчылары бөтен кешене уята. Безнең дәүләттән Сабантуйлар үткәрергә бик күп акча килә алмый, соңгы өч Ауропа Сабан туен Әлмәт районы үз көче белән оештырды. Мөмкинлек булганда, эшләсеннәр бу эшне.

- Сез сорауны аңлап бетермәдегез бугай, бездә шундый тәнкыйть яңгырый соңгы елларда: Татарстан кайдадыр барып Сабантуйлар оештыра, акча китә, бу акчаны бүтән төрлерәк файдаланырга була, ә Сабантуй - ул җыр–бию, уен–көлке генә, аның халыкны берләштерүдә әһәмияте ул кадәр үк түгел дип әйтәләр. Читтәге татарлар өчен Сабантуй ни өчен кирәк?

- Кирәк. Без яңа төрле заманда, маркетинг, реклама гөрләгән вакытта. Сабантуй -Татарстанның рекламасы, дөньяда татарларның яшәвен, аларның бөек халык булуын күрсәтүе, танытуы. Ләкин акча чыгармыйча, бернәрсә эшләп булмый.


Татар телен саклап калу өчен, чит илләрдә татар мәктәпләре оештырырга кирәк

- Татар телен саклап калу мәсьәләсенә әйләнеп кайтсак, сезнең фикерергезчә, тагын нинди эшләр башкарырга кирәк? Читтән караганда яхшырак күренә бит.

- Минем уйлавымча, чит илләрдә татар мәктәпләре оештырырга һәм квалификацияле татар теле укытучылары булдырырга кирәк, татар телен кулланылыш офыкларын киңәйтү өчен, яңа методикалар уйлап чыгару мөһим. Онлайн методика бар, ул эшли, ләкин кеше укытса, яхшырак.

Латвия, Литва халкының эмиграцияләре зур, алар йөз еллык тарихлары белән яши, үз телләрен чит илдә дә саклап калырга, өйрәтергә тырыша. Безнең татар халкына карасаң, бер буын буенча тел югала башлаган. Әле авыл исән чакта татар теле саклана. Шәһәрдә, хәтта Казанның үзендә дә татарча укыту кыенлаша бара, ә чит илдә яшәүче татарларга бигрәк тә инде.

"Латвиядә рус теленең көчен киметергә тырышалар, әмма рус телен белмәсәң, эшкә алмыйлар"

- Бер генә дәүләт теле булган Латвиядә рус теле югалу юлында түгелме?

- Минем кызым рус мәктәбендә укый, Латвиядә мәктәпләрнең 40 проценты рус мәктәпләре булып санала, шулай ук Белорусия, Украина, Польша, Эстония, еврей мәктәпләре бар, аларда да русча укыталар. Калган 60 процент мәктәптә укыту латыш телендә алып барыла, география һәм тарихны гомумән латыш телендә генә укытырга ярый. Әлбәттә, рус теленең көчен киметергә тырышалар, әмма ул югалмый. Латвия шәһәрләрендә төп халык рус телен укымыйча, конкуренциягә сәләтсез булып калган. Рус телен белмәсәң, эшкә алмыйлар. Дәүләт эшенә алалар, ә бизнеска керә алмыйсың.

- Димәк, рус теле әһәмиятен югалтмады?

- Юк, рус газеталары чыга, радио һәм телетапшырулары бар. Әлбәттә, аның дәрәҗәсе Мәскәү теләгәнчә түгел, әмма ул бар.


Латвиядә ике татар оешмасы

-Тагын бер әйберне сорамыйча булдыра алмыйм: ике татар булган җирдә өч партия дип әйтәләр бит. Сездә дә ике татар оешмасы бар. Моның сәбәбе нәрсәдә?

- 2000 елда элеккеге татар оешмасының рәисе белән финанс сораулары буенча конфликт булды. Аны рәислектән алгач, ул яңа оешма ача.

- Үзе генә ачмаган бит инде, кемнәрдер булгандыр?

- Үзе ачкан, Ауропа законнары буенча өч кеше җыелса, оешма ачарга ярый, бер кеше бер сүз әйтми.

- Бу ничектер комаучаулык итәме, сәбәбе нәрсәдә?

- Без бит кешене үзебезнең оешмага көчләп алып бармыйбыз, кемнең татарча аралашырга теләге бар, шул килә. Ике татар оешмасы дип, берсен бетерә алмыйбыз. Безнең оешмага утыз ел була, икенче оешмага унҗиде ел була. Безнең “Идел-Татар” оешмасы, икенчесе - “Татар-башкорт” оешмасы.

- Без бит инде татарны таркау халык дип әйтәбез, бу шуның бер күрсәткече түгелме?

- Бу кешенең шәхси амбицияләре. Миңа әйтсәләр кит дип, мин китәм. Мин 2009 елдан оешманың рәисе, сигезенче ел эшләрне алып барам, мин оешманы саклап калдым. Бизнес буенча 5-6 татар оешмасы ачылган моңа кадәр, ләкин һәрберсе эшчәнлеген туктаткан.

Безнең татарның, минем уйлавымча, ниндидер чире бар: нишләп безнең Алтын Урда таркалды, Казан, Әстерхан ханлыкларын Мәскәү алды, Касыйм ханлыгы үзе югалды

- Характердагы үзенчәлекме бу?

- Мин татар телен беләм, ә менә Латвиядә минем яшьтәге татарларны карагыз, кайсысы татар телен белә икән?! Заманында безнең гаиләдән татарча сөйләшкәнгә көлүчеләр дә булды. Әтиебез бала үзенең ана телен белергә тиеш дигән катгый фикердә торды, шунлыктан безгә дә мили тәрбия биргән, телебез татарча ачылган. Минем әти Әгерҗе районыннан, аның рус теле укытучысы - драматург Юныс Әминов. Татар телен Аллага шөкер әти–әни өйрәтеп калдырды, мин дә үземнең кызымның татар телендә фикерләвен телим, телнең яшәве гаиләдән тора.

- Август башында үткән конгресс съезды турында фикерләрегезне дә ишетәсе килә, нинди ниятьләр белән килдегез, өметләрегез акландымы?

-Безнең оешма конгресска кергән иң беренче оешма, 1992 елдан ук, без аның ветераннары. Безгә конгресс башка илдәге татарлар белән аралашырга зур мөмкинлекләр бирә, моңа кадәр Балтика илләре белән генә элемтәдә торсак, хәзер Америка, Австралия, Кытай татарлары белән дә элемтәдә. Конгресс - безнең үзәгебез, Казанга, магнит белән тартылган кебек, ашкынып торабыз. Бездә татар халкы катнашкан бернинди дә милли конфликтлар булганы юк, төрле диннәр белән дә тату торабыз. Татар халкы белән горурланабыз. Бөтен дөньяга да үзебезнең үрнәк милләт булуыбызны күрсәтәбез, танытабыз.

Латышлар яшәгән һәрбер җирдә латыш мәктәпләре бар


- Ләйсән, телне саклау мәсьәләсендә латышлар нинди эшләр алып бара?

- Латышлар һәрдаим бер-берсе белән аралашып яши, форумнар уздыра, чит илдән дә милләттәшләрен чакыра. Бер тапшыруда Канадада яшәүче латыш, чит илдә яшәсә дә, балаларына туган телен ничек өйрәтүләре хакында чыгыш ясаган иде. Латышлар яшәгән һәрбер җирдә латыш мәктәпләре бар. Ишетүемчә, Башкортстанның Архангель районында яшәүче латышлар, Рига латышларына караганда, үз телләренең бөтен нечкәлекләрен яхшырак белә. Мәгълүм булганча, тел трансформация үтә, аңа жаргон, урам теле, диалектлар өстәлә. Шуңа күрә латышлар үз телләрен барлык нечкәлекләре белән сакларга тырыша.

- Ә сезне латыш телен өйрәнергә нәрсә мәҗбүр итте?

- Ригада яшәгәч, латыш телен барыбер өйрәнергә кирәк, чөнки барлык документ латыш телендә. Ул хөкүмәт теле. Мин анда дүрт ел вакытлыча яшәдем. Аннан даими яшәү өчен, имтихан бирергә кирәк. Башта беренче, аннан икенче дәрәҗәдәге имтиханнар тапшырдым. Анда яшәгәч, миңа ул тел аралашу өчен кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100