Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ласковый май» төркеменең элеккеге солисты вафат

Юрий Шатунов Саша Прико үлеменнән тетрәнүен яза.

news_top_970_100
«Ласковый май» төркеменең элеккеге солисты вафат

«Ласковый май» төркеменең экс-солисты Александр Прико 47 яшендә вафат булган. Бу турыда төркемнең элеккеге солисты Юрий Шатунов инстаграмдагы сәхифәсендә язган.

«Чын күңелдән Саша Приконың якыннарының кайгысын уртаклашам. Мин бу кайгылы хәбәрдән тетрәндем. Якты истәлек булсын аңа», — дип яза ул.

Музыкантның ни сәбәпле үлгәне хәбәр ителми.

Моңа кадәр Приконың авыр хәлдә хастаханәгә салынуы билгеле була. Аның хатыны сүзләренчә, табиблар Прикода яман шеш булуын ачыклый. Бу турыда РИА Новости яды.

Приконы хастаханәгә 2 августта салганнар. Аның үпкәсенең ике ягында да пневмония була. Прико коронавирус инфекциясе белән авырый. Аннары анда үпкә яман шеше булуы ачыклана, дип хәбәр итте «Российская газета».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100