Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ласковый май» төркеменең фаҗигале язмышлы артистлары

news_top_970_100
«Ласковый май» төркеменең фаҗигале язмышлы артистлары
https://vk.com/laskoviymay

«Ласковый май» - һушны алырлык популярлык казанган төркем. Егетләрнең иллешәр мең халык җыелган стадионнарда көненә берничә концерт биргән вакытлары да була. Поп-сәхнәдә искиткеч зур уңышларга ирешкән кумирлары белән якыннан танышу турында аларның миллионлаган фанатлары хыяллана.

Перспективалы яшьләр турында Мәскәү продюсерлары аларның беренче язмалары аша ишетеп ала. «Ласковый май»ның җырлары беркатлы булып тоелса да, тамашачы йөрәген искиткеч җиңеллек белән яулый. Халыкара популярлык казанган коллектив бик күп концертлар бирә, «Ласковый май» төркеме аша дистәләгән артист уза. Соңрак аларның кайберләре музыка индустриясен ташлап киткән. Араларында тормышлары фаҗигале рәвештә өзелгән артистлар да бар.

2022 елның 23 июнендә «Ласковый май»ның иң танылу алган солисты Юрий Шатунов вафат булды. Төркемнең продюсеры Андрей Разин төркемнең беренче составын ниндидер язмыш сынавы эзәрлекли дип саный. Соңгы елларда гына да «Ласковый май»га тыңлаучылары мәхәббәтен яуларга ярдәм иткән күп артистлар вафат булды. Төркем составындагы артистларның язмышы турында «РЕН ТВ» яза.

Төркемнең элекке солисты Александр Прико

1990 еллар башында популяр булган «Ласковый май» төркеменең элекке солисты Александр Прико 2020 елның 2 сентябрендә вафат була. Продюсер Андрей Разин сүзләренчә, 2020 елның җәендә Приконы хастаханәгә алып китәләр, анда яман шеш табыла.

«Тормыш иптәше Лена белән Сашаны коткарып калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек, ләкин рак безне җиңде», - дигән Разин солистның үлеме турында.

Юрий Шатунов та сәхнәдәшенең үлеме турында хәбәрне ишетеп тетрәнә.

Прико башта клавишник була, соңрак, Юрий Шатунов төркемнән киткәч, үзен солист ролендә сынап карый. «Ласковый май»да чыгыш ясаган вакытта Александр Прико Сергей Кузнецов белән бергә «Мама» дигән төркем оештыра, ләкин әлеге идея дәвамлы булмый, төркем уңышка ирешми.

Үлемсез хитлар авторы Алла Гольцева

«Ласковый май» төркеме өчен бик күп хитлар иҗат иткән танылган Россия һәм совет шагыйрәсе Алла Гольцева 2020 елның 23 апрелендә Мәскәүдә вафат була. Шагыйрә 74 яшендә арабыздан китте, үлеменең сәбәбе бүгенгәчә сер булып тора.

Гольцева Россия шоу-бизнесының бик күп йолдызлары белән эшли. Алар арасында Валентина Толкунова, Лариса Долина, Алексей Глызин, Владимир Шурочкин, Алексей Чумаков һәм башкалар бар. «Ласковый май» төркеме өчен генә шагыйрә 50 шигырь иҗат итә. Аларның күбесе, мәсәлән, Шатуновның «Детство» җыры, үлемсез хитка әверелә.

Клавишник Игорь Анисимов

2013 елның февралендә Мәскәү өлкәсендә «Ласковый май»ның беренче составы клавишнигы Игорь Анисимов үтерелә. Танышы белән килеп чыккан низаг вакытында музыкантка пычак кадыйлар.

Анисимов «Ласковый май» төркеме белән биш елга якын хезмәттәшлек итә. «Игорь безгә Украинадан килде. Аны без кастингта катнашучы күпсанлы егетләр арасыннан сайлап алдык. Ул вакытта Игорь балигъ булмаган иде әле. Тамашачы аны яратты. Аның Кристина исемле 20 яшьлек кызы калды. Әлеге составтан, Анисимовны да кертеп, дүрт кеше үлде инде. Бу безең өчен шок», - дип сөйләгән продюсер Андрей Разин.

Төркемнең беренче директоры Рашид Дайрабаев

«Ласковый май»ның беренче директоры Рашид Дайрабаев Мәскәү хастаханәсендә 55 яшендә үлә. Аның хәле элекке хезмәттәше Игорь Анисимовның үтерелүе турындагы хәбәрне ишеткәч авырлаша. «Безнең барыбызда шок. Бу ниндидер куркыныч рок, Дайрабаев беренче составның клавишнигы үлеме турында ишетү белән вафат булды», - дип сөйләгән Андрей Разин. Рашидның үлеме аның белән эшләгән бик күп танылган шәхесләрне тетрәндергән. Директорның якыннарына Николай Басков та кайгы уртаклашу сүзләре җиткерә.

Төркемнең оештыручысы Алексей Мускатин

«Концертлар оештыручы һәм музыкаль продюсер Алексей Мускатин 2021 елның 24 июлендә вафат булды», - дип хәбәр итте Андрей Разин социаль челтәрләрдә. Продюсер «Ласковый май» төркеменең Мускатин тырышлыгы белән барлыкка килүен билгеләп үткән. Разин сүзләренә караганда, аның хезмәттәше күптәннән авырган, сәхнәдәшләре аңа ярдәм итәргә тырышып карасалар да, авыру көчлерәк булып чыккан.

Әлеге «Ласковый май» төркеме белән бәйле шәхесләрнең күбесе соңгы ун ел эчендә вафат булган. Төркемнең иң популяр чорында язмышлары фаҗигале тәмамланган солистлар һәм музыкантлар да бар әле.

  • Барабанчы Игорь Игошин 19 яшендә 1992 елда һәлак була. Ул «Ласковый май» төркемендә ике ел уйнаган. Дустының туеннан соң аны өенә кайтарып куялар, озак та үтми, Игорь дүртенче кат тәрәзәсеннән егылып төшә. Аны тәрәзәдән тотып атканнар дигән сүзләр дә йөри.
  • Клавишник Михаил Сухомлиновны Юра Шатуновның фатирыннан чыгып килгәндә подъезд төбендә атып үтерәләр. Тикшерү версияләренең берсе буенча, үтерүче Шатуновка атарга теләгән, ләкин очраклы рәвештә Михаилга эләккән. Мишага нибары 18 яшь була.
  • «Ласковый май»да 1992 елда солист буларак чыгыш ясаган Юрий Орлов (Петлюра) 1996 елда авариягә очрап һәлак була.
  • Арвид Юргайтис 1988-1992 елларда «Ласковый май»да  клавишник булып эшли. Аның гомере сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында өзелә.
  • Бас-гитарачы Вячеслав Пономарев 37 яшендә туберкулездан үлә.
  • Төркемдә биш ел эшләп киткән солист Юрий Гуров автоһәлакәттә вафат була.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100