news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ласковый май» төркемен оештыручы Сергей Кузнецов үлгән

news_top
«Ласковый май» төркемен оештыручы Сергей Кузнецов үлгән
"Татар-информ" архивы

«Ласковый май» төркемен оештырган Сергей Кузнецов 7 ноябрьдә җитди авырудан вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Кузнецов мәрхүм Юрий Шатунов истәлегенә оештырган концертта соңгы чыгышын ясаган. Концерт 4-5 ноябрьдә Оренбургта булган.

80нче елларда Кузнецов балалар йортында музыка укыта. Биредә Юрий Шатунов та укый. Кузнецов Шатуновны төркемдә җырларга ала. Аның беренче җыры «Белые розы» була.

Аннары Кузнецов «Стекловата» һәм «Чернила для пятого класса» төркемнәре белән эшли. 2021 елда Семен Розов белән эшли башлый.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 ноябрь 2022
    Исемсез
    Бик жэл ,гомерлэре кыска ,жырлары бик бик матур бит. Урыны жэннэттэ булсын.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар