Лариса Гузееваның 19 яшьлек кызы балдак кигән, әмма кияүгә чыкмый
Тамашачылар Ольга кияүгә чыга дип сөенгән иде.
Танылган актриса Лариса Гузееваның 19 яшьлек кызы Ольга Бухарова инстаграмда балдак кигән бармагын күрсәтте. Бу турыда «Пятый канал» хәбәр итте.
Тамашачылар исә Ольга кияүгә чыга дип сөенешә, котлый башлаган иде.
Ләкин Ольга сөенечне хупламыйча, бик тормышчан җавап кайтарды. «Мин ир-атлар бәйләнмәсен өчен балдак киеп йөрим», — дип яза ул.
Хәзерге вакытта Ольга бер музыкант белән очрашып йөри дигән хәбәр бар. Моңа кадәр Ольга веб-дизайнер егет белән йөргән, диелә хәбәрдә.