Лариса Гузеева "Давай поженимся"га килгән Ляляның күкрәкләрен капшап, елатып бетерде
Тапшыруга килгән кәләшнең күкрәкләре чын булуына ышанмаган Лариса Гузеева шаккаткыч хәл китереп чыгарды.
Лариса күкрәкнең табигый булуына ышанмыйча, студиядә үк тотып карыйсы килүен әйтте. Кыз аптырап калып, җавап тапмады.
Лариса Гузеева исә, кызның янына барып, һич оялмыйча, кызның күкрәкләрен капшап карады.
Шуннан соң ул күкрәкнең чын булуын раслады. Тик моны белән генә тукталып кала алмады. Кызның сул күкрәге салкынрак булуына гаҗәпләнүен әйтте.
Кыздан аягың аксак ахрысы дип тә сорап куйдылар. Ляля шугалакта егылып, аягын имгәтүен әйтергә мәҗбүр булды.
«
Кыз исә кимсетүгә түзә алмыйча, елап җибәрде.
Шуннан соң гына, Роза Сабитова белән Лариса Гузеева кызны тынычландыра башлады.
Тапшыруда бу мизгел 25.56 минуттан башлана: