Лариса Гузеева бик ябыккан һәм прическасын үзгәрткән
«Давай поженимся» тапшыруын алып баручы идеалга омтылуын яза.
Россиянең атказанган артисты, «Давай поженимся» тапшыруын алып баручы 61 яшьлек Лариса Гузеева бик нык ябыккан һәм прическасын үзгәрткән. Ул яңа фотосын инстаграмдагы сәхифәсенә куйды. Бу турыда хатын-кызлар турында сайтта язылган.
«Идеалга омтылу», — дип яза ул.
Лариса Гузеева яшәреп киткән, бизәнмәгән дә диярлек. Ул чәчен карэ итеп кистергән. Үзе көзгегә карап селфи ясаган.
Инстачылар Гузеевага комплиментлар яза, «матурайган», «ябыккан», диләр.