Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лариса Долина телефон мошенникларына 180 миллион сумны ничек күчергән: җинаять детальләре

news_top_970_100

Танылган җырчы Лариса Долинаның акчаларын урлауда катнашуда шикләнелгән 20 яшьлек ир-атны Тольяттида хокук саклау органнары хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу хакта Мәскәү шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә сылтама белән РЕН-ТВ дзен-каналы яза.

«РЕН-ТВ» мәгълүматлары буенча, ир-ат үзенең җинаятьтәшләренә җырчыны таларга булышкан.

Фото: © Мәскәү буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе

Якынча мәгълүматлар буенча, җинаятьче бу «эшне» интернетта тапкан, шуннан соң 20 меңгә үз исеменә банк картасы ачтыра һәм аны «эш бирүчеләренә» тапшыра.

Ахырда, җырчыдан урланган 4,5 миллион сумны нәкъ шушы картага күчерәләр. Җинаятьче Пермь краена китә, шунда картадан 2,75 миллионны ала һәм аны өченче затларга тапшыра.

Җинаятьчене кулга алалар. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Шикләнелүчене кулга алу мәсьәләсе хәл ителә.

Искәртеп үтик, 13 августта, 4 ир-ат Хамовникида ябык йорт территориясенә үтеп керә, соңыннан Россиянең халык артисты Лариса Долина фатирына кермәкче булалар. Алар фатирны җырчыныкы түгел, ә үзләренеке дип белдерә.

Ул вакытта Долина өйдә булмый, шуңа күрә сакчылар хокук сагы хезмәткәрләрен чакырта.

«РЕН-ТВ» чыганагы мәгълүматлары буенча, яңа хуҗалар Лариса Долинадан фатирны 112 миллионга сатып алган. Җырчы акчаларны ала, тик соңыннан аларны билгесез кешеләргә күчерә. Телефоннан сөйләшкәндә, алар үзләрен махсус хезмәтләр дип таныштыра һәм, акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә кирәк, дип ышандыра. Җырчы акчаларын шунда күчерә дә. Нәтиҗәдә, ул 180 миллион сумыннан колак кага, акчасыз да, фатирсыз да кала.

Зыян күргән җырчы августта полициягә мөрәҗәгать итә. Үзенә карата кылынган мошенниклык гамәлләрен «булдырмаска» теләп шалтыраткан «хокук сакчылары» турында сөйли. Соңрак аферистлар корбаны мошенникларга акча күчерә һәм «күчемсез милек белән операция башкара», шуннан кергән акчаны җинаятьчеләргә күчерә, шул исәптән акчаның бер өлешен курьер аша да тапшыра.

Лариса Долинаның аферистлар корбаны булуы билгеле булгач, 1 тәүлектән соң, полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең курьеры Анжела Цырульникованы тоткарлый. 53 яшьлек хатын-кыз җырчыдан акчаларны ала һәм җинаятьчеләрнең счетына күчерә.

Цырульникованы «Аеруча зур күләмдә мошенниклык» буенча кулга алалар. Сорау алганда сөйләгәнчә, аңа җырчыдан акча салынган сумканы аферистлар алырга кушкан була. Имеш, «ФСБ хезмәткәрләре» берничә ай буе аның ышанычын яулаган һәм аның туган көне көнне аңа танылган кеше белән очрашу бүләк итәчәген, әмма ул кешегә ярдәм итәргә кирәк булачагын әйтә.

Фатирның яңа хуҗасы 34 яшьлек Полина Лурье була. 21 августта Лариса Долина аны судка бирә, тик соңрак Лурье каршы дәгъва белдерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100