Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лариса Долинаның 13 миллион сумын урлауда шикләнелгән Казан кешесен тотканнар

news_top_970_100

Акча урлау буенча криминалда катнашуда шикләнелүчеләрнең берсен Казанда тоткарлаганнар. Полицейскийлар мәгълүматлары буенча, 28 яшьлек ир-ат җырчы Лариса Долинаны алдауда катнашкан булырга мөмкин. Җырчы үз фатирын сатып, акчасын мошенникларга биргән, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

Тоткарланган ирнең фатирын тентегән вакытта полицейскийлар бик күп банк карталары һәм тикшерү өчен мөһим булган башка әйберләр тапкан.

Якынча мәгълүматлар буенча, бу ир бер мессенджерда эшкә чакыруга тап була. «Эш бирүче» билгесез кешеләр аңа үзенә напарник табарга һәм аның белән бергә банк карталары теркәргә куша. Бу карталарга акча күчкәч, «эшчеләр» акчаны җитәкчеләренә җибәрергә тиеш була. Суммадан үзләренә билгеле бер процент калдырганнар.

Бу ирнең напарнигын баштарак тоткарлаганнар – ул Йошкар-Ола шәһәреннән 43 яшьлек ир-ат булып чыга.

Лариса Долина Казанда яшәгән ирнең картасына 10 миллион, ә аның напарнигы картасына 3 миллион сум күчергән. Ә акчаның күп өлешен җырчы белән шәхси очрашуда курьер алып китә.

Казанда яшәүче ирне 2025 елның 21 гыйнварына кадәр сак астында калдырганнар. Ул үз гаебен танымаган.

«Җинаять эшен тикшерү дәвам итә», – дигән Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле.

Лариса Долинаны 200 миллионга алдаган мошенникларның курьеры бу афера турында тулырак сөйләгән була. Курьер хатын җырчының аңа акча салынган авыр пакет биргәнен әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100