news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лариса Долинаны фатирсыз калдыручыларның барысын да тапканнар

news_top

Мәскәүдә Лариса Долина фатиры белән күп миллионлы мошенниклык турындагы эшне тикшерү тәмамланды. Әлеге эш зур шау-шу тудырган иде. Россиянең халык артисты үзенең квадрат метрларыннан гына түгел, ә телефон мошенниклары тозагына эләгеп, зур акчаларыннан да колак какты. Җырчыдан тыш, Долинадан элиталы күчемсез милек сатып алучылар да тораксыз калды. Бу масштаблы махинация өчен 4 кешегә җавап бирергә туры киләчәк. Бу хакта РЕН ТВ яза.

«Элиталы күпкатлы йортта урнашкан фатир зур мошенниклык схемасы үзәгенә әверелде. Торак мәйданы Россиянең халык артисты Лариса Долинаныкы иде. Узган җәйдә җырчы 5 бүлмәле фатирын бик арзан бәягә сата. Бу адымын ул мошенниклар басымы астында эшли», – ди «РЕН ТВ» хәбәрчесе Александр Орлов.

Лариса Долинаның фатирын 112 миллион сумга сатып алалар. Җырчы акчаны ала да үзләрен махсус хезмәтләр хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләргә күчерә. Җыйган акчалары да шуларга китә. Җырчы барысы 200 миллион сум акчасын югалта.

Аның фатирын Полина Лурье исемле ханым сатып ала. Ул – 34 яшьлек ялгыз ана, танылган АйТи-холдингның топ-менеджеры кызы. Ләкин әтисенең югары статусы да аңа фатир мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итми: Лариса Долина яңа хуҗаларга ачкычны бирүдән баш тарта. Ябык ишекләрне суд аша ачтырырга карар кылалар.

Әмма, юристларның тырышлыгына карамастан, суд килешүне дөрес түгел дип таный. Лариса Долина яңадан үз фатирының хуҗасы була. Ә менә Полина Лурье квадрат метрларын гына түгел, акчасын да югалта. Апрельдә ул апелляция шикаятен бирә, ләкин адвокаты Лурьеның конкрет нәрсә таләп итүенә ачыклык кертми.

Бу ел башында Лариса Долина эшендә тагын бер могҗиза була: җинаять схемасында катнашучыларның барысын да табалар. Гыйнварда суд була, анда зыян күрүчегә 69 миллион сум акча түләргә дигән карар чыгарыла. Үз чиратында, башкала полицейскийлары төп фигурантлар белән тикшерүне тәмамлаган һәм эшне судка тапшырган.

«Җинаятьчеләр, үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырып, артистны акчаларын «куркынычсыз» счетларга күчерергә, шулай ук күчемсез милек сату буенча килешү төзергә ышандырган. Мошенниклык гамәлләре белән 175 миллион сумнан артык зыян китерелгән. Оператив-эзләү һәм тикшерү чаралары комплексы барышында 3 ир-ат һәм 1 хатын-кызның җинаять кылуга катнашы барлыгы ачыкланды», – диелә Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Шулай ук бу мошенникларның шундый 3 эпизодка катнашы барлыгы ачыкланган. Якын арада суд җинаять эшен карауга керешәчәк, аның буенча гаепләнүчеләргә 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар