news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лариса Долина фатиры белән җинаять эше буенча Казан кешесен хөкем иттеләр

news_top

Казанда туып-үскән Артур Каменецкий җырчы Лариса Долина фатиры белән бәйле мошенниклык турында җинаять эше буенча 900 мең сум штраф һәм 7 елга кырыс режимлы колониягә хөкем ителде, дип яза ТАСС.

Курьер Анжела Цырульникова да 7 елга колониягә озатылды, Дмитрий Леонтьев – 900 мең сум штраф һәм аеруча кырыс режимлы колониягә 7 елга, Андрей Основа – гомуми режимдагы колониядә 4 елга һәм 900 мең сум штрафка хөкем ителде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Хөкем ителгәннәрнең бер адвокаты карарга шикаять биреләчәген әйткән.

28 мартта Мәскәүнең Хамовники районы суды Долинаның Полина Лурьега дәгъвасын канәгатьләндерде, фатир белән бәйле килешүләрне дөрес түгел дип тапты. Лурьеның милек хокукы туктатылды, фатир җырчыга кайтарылды. Лурьеның каршы таләпләрен суд кире какты, ә Мәскәү шәһәр суды әлеге карарның законлы булуын раслады.

ТАСС хәбәр иткәнчә, Лурьега 34 яшь, ул – ялгызы бала тәрбияләүче ана. Ул мошенниклар басымы астында фатирын саткан Долинадан якынча 112 миллион сумлык торак сатып алган. Җинаять эше кузгатылгач, фатирга арест салынган.

Бу тарих узган елның апрель – июнь айларында башлана. Шул чорда мошенниклар Долинаны акчаларын «имин счетларга» күчерергә ышандырган. Нәтиҗәдә, артист 200 миллион сумнан артык акчасын һәм фатирын югалткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар