Лариса Долина иҗатының 50 еллыгын уздырган. Бәйрәм концерты 5 декабрьдә Мәскәүнең Музыка йортында узган. Артистка сәхнәгә үзенең Долина-band коллективы белән чыккан. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.
68 яшьлек җырчы пайеткалар тегелгән ачык зәңгәрсу төстәге чалбарлы костюмнан чыгыш ясаган. Икенче костюмы исә көмеш төсендә булган. Прическасы да гади генә озын, җилкәләренә төшеп торган озын, туры чәчләр.
Концерт башында ук тамашачылар нидер сизенә. Җырчы гел сәхнә артына чыга, ул булмаганда, музыкантлар озаклап көйләр уйнап тора. Тик Лариса Долина озак түзми, тамашачыларга мөрәҗәгать итә. Ул алдагы көнне авырып китүен сөйли, тик үзенә нәрсә булганы әйтми. Шулай да ул, үз хәле аркасында, концертны куймаска да әзер була.
«Үземне бик үк яхшы хис итмәвемне сизгәнсездер инде... Бу концерт булмаска да мөмкин иде. Кичә авырып киттем, әмма концертны өзмәскә булдым... Сезнең белән киңәшергә телим: дөресен генә әйтегез әле, сәхнә артына чыгып китүемне, табибның миңа дарулар биргәнен көтәргә әзерме сез?» – ди ул.
Зал аны хуплап гөр килгән, алкышлаган. Лариса Александровна чыгышын дәвам иткән һәм ике бүлекне дә бик яхшы эшләп чыккан. Тавышы начарлана башлагач кына, сәхнә артына табиб янына чыгып керә. Җырчының хәлсез булуын тавышының бераз карлыккан булуы гына сиздереп торган.
Лариса Долина халык яраткан «Льдинка», «Половинка моя», «В Кейптаунском порту», «Три розы» һәм башка җырларын башкарган. Шулай ук җырчы берничә джаз композициясен дә җырлаган. Сәхнәдә аңа студентлар да ярдәм иткән. Лариса Александровна Мәскәү дәүләт мәдәният институтының эстрада-джаз кафедрасын җитәкли, һәм аның иң яхшы укучылары бу кичтә аның белән җырлаган.
Лариса берничә җырын мәрхүм шагыйрь Михаил Танич истәлегенә багышлап җырлаган, быел аңа 100 яшь тулган булыр иде. Михаил Исаевич Лариса Долина өчен иң яхшы альбомнарының берсе булган «Погода в доме» альбомын иҗат иткән.
«Ул миңа әтиемне алмаштырды. Әти вафат булгач, без аның белән бик якынайдык. Мин күп вакытымны аның өендә уздырдым, мине биләп алган гаҗәеп мохитне үземә сеңдердем», – дип сөйләгән җырчы.
Артистка үзен начар хис итүен ачыктан-ачык әйткән, тик шулай да концертны ахырына кадәр эшләп чыккан.
Лариса Долина бу шоуның быелга Мәскәүдә соңгы концерты булуын да әйткән. Инде икенче ел рәттән җырчы декабрьдәге чыгышлардан баш тарта һәм бернинди акчага да Яңа ел корпоративларында җырларга ризалашмый. Ел буена диярлек Лариса Долина бер ялсыз эшләгән: концертларда җырлаган, телешоуда төшкән, вузда укыткан, үзенең джаз-клубы белән шөгыльләнгән. Күрәсең, мондый тыгыз график аны алҗыткан һәм ул, ял алып, елның ахыргы көннәрендә ял итәргә уйлаган.
Җырчы узган елда да нәкъ шулай эшләгән: 2022 елның декабрендә, ял алып, кызы Ангелина һәм оныгы Александра белән Мальдивка ялга киткән. Быел да җырчы гаиләсе белән җылы якка китәргә мөмкин.