Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанованың язылучылары җырчыны ирен яратмауда гаепли?

Татарстан Республикасының атказанган артисты Инстаграм аккаунтына хәләл җефете Фәрит Таишев белән фотосын урнаштырган.

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанованың язылучылары җырчыны ирен яратмауда гаепли?
Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграм битендә ирен кочаклап, аны үбәргә маташкан фото урнаштырган һәм фото астында “Минем” дип язып калдырган. Җырчының күпчелек язылучылары сокланып, бәхет теләп, җылы сүзләр язып калдырса да, араларында гаиләнең мөнәсәбәтләренә тискәре караучылар да табылган. Бер теркәлүче “Фуу. Ул аны чыннан да яратамы икән ни?” – дип язып калдырган. Ландыш Нигъмәтҗанова аңа җавап кайтарган.

“Мин, шалтыратып, ничек аны яратканымны һәм ничек “ярата белгәнемне” сөйләп күрсәтә алам. Күрәм, бик кызыксынасыз”, - дигән теркәлүчегә җырчы.

“Күз тидереп бетерәләр инде”, “Бу фотодан соң чыннан да дүртенче бала туачак”, “Кече балалар – әтинеке. Күзләр, иреннәр, борын”, “Бик матур һәм бәхетле пар, көнләшәләр”, “Ирне ир иткән дә, хатын юк иткән дә хатын”, дип язган язылучылар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100