news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә: «Мин дә хатын-кыз бит»

Инстачылар Ләйләнең татарча матур итеп сөйләшүенә сокланулары турында комментарийлар калдырган.

news_top
Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә: «Мин дә хатын-кыз бит»
Солтан Исхаков

Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевның кызы Ләйлә татарча оста сөйләшүе белән инстачыларны сокландырып тора.

Бу юлы җырчы кызының кечкенә энекәше Каюм белән сөйләшкәнен видеога төшергән.

«Каюм, синең Ләйлүш дигән апаң бар. Мин сине шундый яратам. Кадеремне белерсең әле үскәч. Тыңла инде мине бер тапкыр. Каюм, алтын бөртегем. Әни, тыңламый мине. Тәртипкә өйрәтәм. Абыйларына ошаса,, тәртибе шундый булыр микән?» — ди Ләйлә.

«Нишләгән абыйлары? Тәртипсезмени? Сине тыңламыйлардыр инде, мине тыңлый бит алар», — ди Ландыш.

«Мине тыңламыйлар. Мин дә хатын-кыз бит», — дип шаккатыра Ләйлә.

Инстачылар Ләйләнең татарча матур итеп сөйләшүенә сокланулары турында комментарийлар калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар