Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә кияү сайларга өйрәтә

Ләйлә берничә егет сайлап алып, аларга тугыз ай буе конкурс уздырырга җыена.

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә кияү сайларга өйрәтә
Владимир Васильев

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы, 8 яшьлек Ләйлә кияү сайларга өйрәткән. Җырчы кызының кызык фикерләрен инстаграмга урнаштырган.

Кияүгә чыкканчы, егетләрнең үзләренә әйтмичә генә, яшерен конкурс уздырырга кирәк икән. «Белсәләр, үзләрен „лапочка“ кебек тотарлар да, кияүгә чыккач мине кыерсыта башларлар», — ди ул.

Ләйлә өч-дүрт егетне сайлап алып, аларга тугыз ай дәвамында сынау узыдырмакчы була. Мин шул тугыз айда үзләрен ничек тотканнарын тикшерәчәкмен. Алайса мин кияүгә чыксын дип, үзләрен тәти итеп тотарлар. Ә мин аларның чынлыкта нинди булуларын белмәм», — дип сөйли ул.

Ландыш Нигъмәтҗанованың виртуаль дуслары Ләйләнең башлы булуына шаккаткан. «Эх, 8 яшьлек Ләйләнең акылы бездә 18 яшьтә булса. Белмәдек егетне ничек сайлыйсын! Менә нишлисе булган икән бит»;

«Безнең баш кайда булды икән яшь чакта»;

«Бездә матур егетләр күп, Ләйлүш! Алла боерса, кыерсытмаслар, мин дә бирмәм кыерсытырга! Үземә киләсеңме әллә, килен булып»;

«Бу Ләйләнең кияүгә чыгып, кияве белән таныштырганын да күреп булса иде, Аллаһы гомерләрне биреп», — дип язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100