news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә кияүгә чыга?

Җырчы #Йәйә#нең тагын бер видеосын Инстаграмга элде.

news_top
Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә кияүгә чыга?
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә инстачыларны шаккаттыруын дәвам итә. Бу юлы ул кияүгә чыгарга булган.
   
Гадәти булмаган күлмәк кигән кызыннан Ландыш: «Кая барасың, кая җыендың?» - дип сорый.

Баксаң, бу – Ләйләнең туй күлмәге икән.

«Кунак абыйга кияүгә чыгам», - ди Ләйлә.

«Безнең абый бар бит, кунак абый», - дип тә өстәп куя. 

«Аллага тапшырдык инде. Берәр заман шулай кайтып керсә», - дип язган Ландыш.

Җырчының инстадуслары, гадәттәгечә, Ләйләне сагынып көтеп ала. Тапкыр кызга комплиментлар белән беррәттән, «Минем Алмаз исемле улым бар, Ләйлә кебек килен эләксә, бик шат булыр идем», - кебек хәбәр калдыручылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар