news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы: “Акча ясыйбыз: әнигә җитми!”

“Интегеп, җырлап йөрисегез юк инде. Түшәмгә төкереп тик ятыгыз!” – ди инстачылар.

news_top
Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы: “Акча ясыйбыз: әнигә җитми!”

Ландыш Нигъмәтҗанова кызы - Ләйләнең кичләрен нәрсә белән мәшгуль икәне билгеле булды. Ул кәгазьдән матур акча ясый. Сәбәбен кыз инстаграмга куелган видеода аңлата: “Акча ясыйбыз: әнигә җитми!” - ди сабый.

Бу эшнең җинаять булуын һәм аның өчен төрмәгә утыртачакларын әтисе аңлатып караса да, Ләйлә үзенекен эшли.

Инстачылар да Ләйлә ясаган акчага ия булырга тели:

“Миңа да акча ясап бирегез әле, безгә дә җитми!”

“Менә кая барырга кирәк икән акча җитмәсә!”

“Артып калганын әрәм итмәгез, миңа җибәрерсез!”

“Бар икән череп баер көннәрегез! Менә бит! Була болай булгач! Без дә шулай уйный идек, нәрсә бар, шуны сата идек!”

“Әниләр шулай күп ашый инде ул, акчаны ясасаң да җитми, суксаң да җитми инде безгә, Ләйлүк!”

“Синең белән яшәп була, Ләйлә! Тормышны тартырдай, хәзердән үк!”

“Интегеп, җырлап йөрисегез юк инде хәзер. Акча сугучы бар, түшәмгә төкереп тик ятыгыз!”

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар