Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанованың гаилә концерты: «Ничек бар, шулай»

Гаилә концертыннан соң Ландыш Нигъмәтҗанованың үзе белән сөйләшеп, соңгы булган яңалыкларга ачыклык кертергә теләдек.

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанованың гаилә концерты: «Ничек бар, шулай»
Владимир Васильев фотолары

Җырлы гаилә концертын Фәрит Таишев үзе ачып җибәрде һәм алып барды. Күп сөйләп тормыйча җырларга да күчтеләр. Каршыбызда барыбызга да таныш гаилә хәлләре җыр номерлары белән үрелеп барды.

Зал тулы. Гаилә концертын карарга килүчеләр арасында кечкенә балаларын ияртеп килгән гаиләләр дә шактый иде.

Гомәрнең әле бер урында озак басып тора алмавы, вакыт-вакыт онытылып китүе тамашачы күңелендә иң җылы, самими хисләрне уятты булса кирәк. Концерт бигрәк тә халыкчан иде, миңа калса, ясалмалылык күренмәде. Әнвәрнең әтисе җырларын башкаруы, бабайларын искә алулары да туганлык җепләренең никадәр нык булуының тагын бер дәлиле булып торды.

Фәрит Таишевның әзрәк сүзләрен онытып җибәргән мәлдә зал дәррәү килеп, артистны күтәреп алып кул чабып куйды, әйтерсең бу шулай кирәк иде дә.

Ландыш Нигъмәтҗанованың тиз арада алыштырылып торган концерт киемнәре аның назлы әни һәм чын зәвыклы хатын-кыз икәнен дә күрсәтте. Яндагы стеналарда күрсәтелеп барган клиплар кайвакыт игътибарны үзенә күбрәк җәлеп итте. Тамашачы вакыт-вакыт әле сәхнәгә, әле клипларга күз ташлады.

Нинди генә чәчәк бәйләмнәре бүләк итмәделәр артистларга! Балалар да игътибар үзәгеннән читтә калмады. Пакетларын әйләндереп карый-карый сөенделәр сабыйлар.

Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимованың сәхнәгә чыгуын зал көтеп алды. Таныш җырларны үзалдына көйләп, тәмләп тыңладылар халык артистын. Яраткан артистның һәр җырыннан соң рәхәтләнеп кул чапты тамашачы.

Ләйлә сөйләгән эчтәлекле шигырь берәүне дә битараф калдырмады, яшь башкаручыны бик озаклап алкышладылар. Концерт ахырында инде сәхнәне тәмам үз иткән кечкенә «йолдыз» бөтерелә-бөтерелә биеде.

Залда ниндидер җылы, чын гаилә атмосферасы урнашкан иде.

Ландыш Нигъмәтҗанованың концертыннан фоторепортаж:

Өч сәгатьлек концерттан соң Ландыш Нигъмәтҗанова «Татар-информ» хәбәрчесенә кыска интервью бирде.


Галерея: Ландыш Нигъмәтҗанованың гаилә концерты

— Ландыш, рәхмәт бик зур. Рәхәтләнеп чын гаилә концерты карадым. Бик җылы, җанлы булды. Бер программа буенча куелган концертларыгыз бер-берсеннән аерыламы? Нәрсәсе белән?

— Программа ел саен үзгәрә. Быел менә шушындый гаилә концерты ясарга булдык, балалар белән. Ул гел аерыла инде. Ул бит үзеңнең халәтеңнән дә тора. Балаларның кәефләренә дә бәйле. Болай Аллага шөкер, ничектер елап интектермиләр. Бу программа миңа ничектер әйбәтрәк тә, чөнки балалар синең янда, үзең ашатасың-эчертәсең, йоклатасың. Борчылуга урын юк. Миңа быелгы программа бигрәк тә күңелгә якын һәм җылы, җиңел.

 Концерт репетицияләре вакытында балалар арадыр да инде. Барасым килми дип көйсезләнгән чаклары буламы?

— Юк. Ишеткән дә юк. Без бит инде ерак җирләргә бардык. Башкортстан якларын әйләнеп кайттык. Йөреп кайткач, әле үзем уйлап утырдым, Аллага шөкер, әле ярый чирләмәделәр, еламадылар. Сүзләрен дә беләләр, онытып җибәргән вакытлар да була инде. Кайвакыт, әнә, үзегез күрәсез — диванда да җәелеп утыралар инде. Ничек бар, шулай алар.

— Ләйлә бүгенге көндә инстаграмда «йолдыз». Ул үзе лайкның нәрсә икәнен беләме?

— Юк, юк, Ләйлә инстаграмның нәрсә икәнен белми әле. Бәлки хәзер ишеткәлидер инде, инстаграм бик киң таралган әйбер бит. Кайвакыт мин ачып карап утырганда гына килеп, әни син мине монда куясыңмы, бу минме, дип кенә сорап ала күргәндә. Үзен видеога төшереп куйганны белми.

— Сезнең видеога төшерүегезгә, гомумән, ничек карый?

— Бирелеп уйнаган вакытларда күрмиләр дә. Кайвакыт, мине төшерәсеңме дип, сорыйлар. Төшермә, без уйныйбыз, дип тә әйткән чаклары була. Алар бөтен өйнең астын-өскә китереп уйныйлар. Эт тә, мәче дә, кибетче, табиб, укытучы да булып бетәләр. Балалар бакчасыннан да өйрәнеп кайталардыр, дип уйлыйм инде мин.

— Шушындый концертлардан соң җырчы булам димиләрме?

— Юк, андый нәрсә юк. Ияләшкән балалар бит алар.

— Татар теленә бәйле сорауны бирми мөмкин түгел. Балаларыгыз татарча бик камил, әдәби телдә сөйләшә. Мәктәп һәм балалар бакчасыннан ничек итеп рус телен ияртеп кайтмый алар?

— Мин кертмим рус телен. Мәктәп һәм балалар бакчасыннан чыгуга без татар теленә күчәбез, дип алдан ук өйрәтеп, әйтеп килдем. Әнвәр 149 нчы мәктәптә укый, ул татар мәктәбе булса да, үзара балалар барыбер русча сөйләшә бит инде. Ләйлә автомат рәвештә балалар бакчасыннан чыгуга татар теленә күчә. Аннары әни кеше гел бераз «өреп» торырга тиештер инде ул. Мин үземне йомшак әни димәс идем.

— Соңгы шау-шулар белән бәйле берничә соравым бар иде. Бүгенге концертта «Барс Медиа» милке булган җырларыгыз яңгырадымы?

— Әлбәттә. Бөтен җырлар да «Барс медиа» ныкы, мин бит анда 15 ел хезмәт иттем.

— Сезгә ниндидер штрафлар салырлар дип курыкмыйсызмы?

— Штрафлар куя алмыйлар. Мин бөтен җырларымны РАО аша, канун нигезендә эшлим. Минем бөтен җырларымның авторларына ниндидер процентлар булачак. Мин урлап җырламыйм. Бирмибез һәм башка шундый сүзләр була икән инде… Ярар, хәзер бит җырлар күп, язып торалар. Концертка бөтен яңа җырларны да кертеп булмый бит. Бер-ике яңа җыр кыстырсаң, җитә. Бүгенге көндә эшләп торабыз, туктамыйбыз. Мин уйлыйм, барысы да тынычланыр, әйбәт булыр, дип. Һәр артистның үз урыны. Без дә беркемгә тыгылмыйбыз, безгә дә тыгылмасалар, шәп булыр иде.

— Миңа төрле яклап киртәләр куялар, дисез. Алга таба нинди кыенлыклар булыр дип уйлыйсыз?

— Күрербез инде. Булмас дип ышанып калабыз. Сөйләшербез, аңлашырбыз дип өметләнәм.

— Бу кыенлыкларны тудыруга кем өчен файдалы соң?

— Мин бит инде әйттем. Җырчы Иркә (Айгөл Миншакирова) безгә баш булмакчы.

— Бүген генә Иркә үзенең ютуб каналында сезнең бергә җырлаган җырны урнаштырган. Ул моны нинди форсаттан чыгып эшли дип уйлыйсыз?

— Иркә куйганмы? Белмим бит. Берәр әйтер сүзе бардыр инде.

— Бүгенге көндә Иркә белән күрешкәндә сөйләшәсезме, исәнләшәсезме?

— Мин һәрвакыт бөтен кеше белән дә исәнләштем, ә Иркә — юк, беркайчан да.

— Бүгенге концертыгыз өчен борчылмадыгызмы?

— Юк, нәрсәгә борчылыйм. Андый әйберләргә кайгырмыйм бит мин, курыкмыйм да. Этлек эшләүгә үк бармаслар инде. Нәрсә өчен туктатырга тиешләр соң?

— Танышларыгыз сезнең мондый адымга баруыгызга ничек карады?

— Кайберләре белде. Бу уйлап эшләнгән эш. Миңа хәзер күп җырчылар булыша, үзләре килеп кушыла. Без бик озак түздек бит. Концертны кем бетерүенә кадәр барысын да Иркә әйтә иде. Директор аша. Кемнең җырлавы, җырламавын да хәл итте. Пресс-конференция халыкның сораулары күп булганга җыйдык. Бу турыда уйламаган да идек башта. Халыкның бик соравы җыелды. Аны пиар өчен үткәрмиләр. Әле тагын берсе алда.

— Сезгә бүгенге көндә бик күп җырчылар теләктәшлек белдерәләр. Кемнәрне чакырачаксыз булачак пресс-конференциягә? «Барс медиа» җитәкчелегеннән, бәлки?

— Бөтенесе киләбез диләр. Кеше өчен мин сөйли алмыйм. Һәр җырчы үзе аңлатыр, дип өметләнәм. Алар өчен минем җавап бирәсем килми. Мондый адымга без уйлап бардык. Җитәкчелек турында да әйтә алмыйм, белмим. Без Иркә белән Динә Маратовнаны да чакырып калдык. Аларның нәрсә уйлауларын белмим.

— Кайберәүләр аңламаган, бугай, сезне татар сәхнәсеннән китә, дип уйлаучылар да бар. Сезне яратып тыңлаган тамашачыга нәрсә әйтер идегез?

— Аңламаганнар да бар шул. Мин татар эстрадасыннан китмим! «Барс медиа»дан гына. Минем өчен ул бик якын компания иде.

Ни генә булмасын, Ландыш Нигъмәтҗанова кебек без дә, барысы да тынычланыр дигән теләктә калабыз.

Ландыш Нигъмәтҗанова белән интервьюдан фоторепортаж:



Галерея: Ландыш Нигъмәтҗанова белән интервью
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100