Ландыш Нигъмәтҗанованың балалары Ләйлә белән Гомәр пенсия өчен борчыла - кызык фото
Гомәр белән Ләйлә карт әби белән бабай булып киенеп, чыгып утырган.
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың улы Гомәр һәм кызы Ләйлә, әле сабый гына булсалар да, пенсия турында кайгырыша икән. Инстаграмдагы фотода яулык ябып, түбәтәй киеп утырган балалар сурәтләнгән. Фото өстенә "Пенсия булмас ахырысы" дип язылган.
Чыннан да, бу балалар әби белән бабай булган заманда пенсияләр нинди формада буласы билгесез бит. Инстачылар балаларны юата. "Булыр, Алла бирса, булыр", "Әледән үк кайгырмагыз", диләр.