news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗановага: «Котны алдыгыз, бүтән мондый фото куя күрмә!»

Социаль челтәрдәге фотода җырчының бер кулы күренми.

news_top
Ландыш Нигъмәтҗановага: «Котны алдыгыз, бүтән мондый фото куя күрмә!»
Салават Камалетдинов

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова филармониядәге баскычларда фотога төшкән. Бу сурәтләрне ул Инстаграмындагы сәхифәсенә куйды.

Фотода Ландышның сул кулы бөтенләй дә күренми, ул кулсыз кебек тора. Инстачылар моңа бик борчылган. «Котны алдыгыз, бүтән мондый фото куя күрмә», диләр.

Аннары Ландыш ике кулын да күрсәтеп фото куйды. «Чыннан да теге постта кулым юк сыман. Рәхмәт кайгыртуыгызга», — дип яза ул.

Бер инстачы күлмәген дә тәнкыйтьләп алган. «Матуркаем, барлык күлмәкләреңне кабат карап чыктым, синең мондый җиңле күлмәк кигәнең юк иде. Мөмкин булса, кимә дә. Күлмәге бик матур, ләкин җиңе синеке түгел. Ачуланма яме, матурым. Мин бары синең җырларыңны яратып тыңлаучы, сокланып караучы гына», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар