news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗановадан вафли рецепты

Вафлиларны җырчының кызы Ләйлә пешерә.

news_top
Ландыш Нигъмәтҗановадан вафли рецепты
«Татар-информ» архивы

Вафли пешерү өчен махсус таба кирәк. Ә камыр өчен 8 йомырка сарысы, 0,5 стакан шикәр комы, 100 грамм атланмай, 0,5 стакан каймак, 1,5 стакан он.

Йомырканың сарысына шикәр комы салып, миксер белән күпертеп алырга.

Барлык ингредиентларны бергә салып болгатырга, пешерер алдыннан гына калган 8 йомырканың агын миксер белән күпертеп төп массага салырга.

Табага бер кашыклап салып пешерергә. Җылы килеш рулет итеп төрергә.

Эчлеккә куертылган сөт белән чикләвек, яки желе салырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар