Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗановадан татлы кабартма рецепты

Кабартманың ике ягын да кызган майда пешерергә.

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗановадан татлы кабартма рецепты
«Татар-информ» архивы

Кабартма пешерү өчен 250 мл сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 10 грамм чүпрә, 50 грамм он салып кабартырга. Аннары шул массага 1 йомырка, 50 грамм шикәр комы, 50 грамм атланмай, 500 грамм он, бер чеметем тоз, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч салып камыр басарга..

Камырны 20 минут тотарга, яхшылап кабаргач кабартмалар ясарга, кабат өстенә тастымал ябып кабартырга.

Кабартмаларның ике ягын да кызган үсемлек маенда пешерергә.

Табынга биргәндә өстенә шикәр оны (сахарная пудра) сибәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100