Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗановадан гөмбә маринадлау рецепты

Гөмбә җыю һәм юу процессы видеода күрсәтелгән.

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗановадан гөмбә маринадлау рецепты
Владимир Васильев

Ландыш Нигъмәтҗанова грузди гөмбәсе җыйган һәм маринадлау рецептын да куйган.

7 шәр литрлы ике чиләктәге гөмбәне зур кәстрүльгә салырга, өстен капларлык итеп су салырга. 4 аш кашыгы тоз салып, 30 минут кайнатабыз (әшәкесен кайнатып чыгарабыз). Суын түккәч, гөмбәләр суынганчы агып торган суда юабыз.

Гөмбәләрне янә шул кәстрүльгә салырга, өстенә өч литр су салып, кайнарга куярга. Су гөмбәне капламаса да ярый. Янә 4 аш кашыгы тоз салырга һәм 10 минут кайнатырга.

Аннары тәмләткечләр (2 баш сарымсак, 4-5 укроп зонтигын сабагы белән, 10 карлыган яфрагы, 15 түгәрәк кара борыч, 5-6 дәфнә яфрагы, 1 чәй кашыгы лимон кислотасын 100 мл суда болгатып, 100 грамм аш серкәсе) салып 10 минут кайнатырга.

Кайнаган килеш, газны кысып куеп, стериль банкаларга төеп тутырабыз, бик урын калдырмыйча, суы бик аз керә. Соңыннан капкач ябар алдыннан, гөмбә өстенә 2 аш кашыгы көнбагыш мае салабыз.

«Бик шәп булачак», — дип вәгъдә итә җырчы.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле кичләр дуслааар!! Менә мин сезгә хәзер бер бииик шәп рецепт язам, ничек мине өйрәттеләр, кайттык та, мариновать итеп куйдык та?... Нәрсә дисәгез дә, грузди " значит" грузди?, ләкин бу рецепт белән төрле гөмбәне мариновать итеп була!!! Менә бу ике 7- литрлы чиләк гөмбәсенә рецепт: Юдым, видеосы бар?.. Зур кастрюльга салып куйдым, су салабыз, бераз каплыйбыз гөмбәне.. Бер 4 олы аш кашыгы белән тоз салып, 30 минут кайнатабыз!! ( әшәкесен кайнатып чыгарабыз), түгәбез( раковинага) проточный су белән юабыз әйбәтләп, гөмбә суынганчы..кире шул зур кастрюльгә салып, бер өч литр су салып, кайнарга куябыз, гөмбәне капламаса да ярый..кайнап чыга, тагын -4 олы аш кашыгы тоз салабыз,10 минут кайнатабыз!!шуннан соң: -2 баш сарымсак -укроп башын сабы белән бергә турап салабыз( 4-5) -10 карлыган яфрагы -15 кара борыч(горошком)шт. -5-6 лавровый лист -1 чәй кашыгы лимонный кислота, 100 мл суда бутап -100гр. Уксус Бергә приправалары белән 10 минут кайнатабыз, кайнаган килеш, газны кысып куеп, стериль банкаларга төеп тутырабыз, бик урын калдырмыйча, суы бик аз керә димәк! Соңыннан ябыр алдыннан, гөмбә өстен каплап, 2 аш кашыга көнбагыш мае( подсолнечное масло) салып, ябып куябыз!! Вот шәп була!!! Тәмле булсын дуслар!!!?? #ландышнигматжанова

Публикация от LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100