Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗановадан эремчекле камырдан суган бөккәне рецепты

Мондый камыр майны сеңдерми.

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗановадан эремчекле камырдан суган бөккәне рецепты
https://www.instagram.com/landyshnigmatjanova/

Камыр өчен: 2 кап эремчек, 4 йомырка, 4 аш кашыгы каймак, 4 аш кашыгы сыек май, 2 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы сода, аш серкәсе, он.

Барлык ингредиентларны бергә салып камыр басарга. Сода белән аш серкәсен бергә болгатып салырга.

Эчлек өчен: яшел суган, пешкән йомырка, тоз, үсемлек мае яки эретелгән атланмай.

Суганны һәм йомырканы турарга, тоз һәм май салып болгатырга.

Камырдан кечкенә шарчыклар ясарга һәм вак җәймәләр ясап бөккәннәр ясарга. Чуенда яки казанда кызган майда пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100