Ландыш Нигъмәтҗанова үз клибында таксист булып төшкән
Яңа җырның авторлары артистлар үзләре икән.
Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев «Кояшым» җырына клип төшергән. Клипның сюжеты да кызыклы булган.
Ландыш клипта таксист, ә аның клиентлары ролендә җырчы Лилия Хәйруллина, блогерлар — Илүсә Фәләхова, Раушан Миннегалиев, Хәсән Мирзаев һәм ире Фәрит Таишев.
Яңа клипны музыкаль мәйданчыкларда карарга була.
«Кояшым» җырының сүзләрен Ландыш Нигъмәтҗанова, ә көен Фәрит Таишев язган.