Ландыш Нигъмәтҗанова яңа туган баласын куйган: «Күз тимәс өчен без догалар укыйбыз»
Күптән түгел татар эстрадасы җырчысы Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевның дүртенче балалары — Каюм туды. Ландыш аны фотога төшереп, Инстаграм битенә элгән.
Хәерле матур көннәр. Әнисе тәмле әйберләр пешергән арада, Каюм «фиг» күрсәтергә өйрәнгән, — дип шаярып язган Ландыш һәм улы Каюмның өч фотосын керткән.
Халык сабый баланың фотоларын карап, соклануын белдергән: «Фәрит Таишевның күчермәсе», «Сөбханалла, күз тимәсен», «бәхете-тәүфыйгы булсын», «татлы сабый», — дип язганнар.
Әмма Ландышка дәгъва әйтүчеләр дә бар: «Без балалар үстергәндә 40 көн чит кешегә күрсәтергә дә ярамый иде. Заманалар үзгәрде, сабый бер көннән интернет челтәрендә, әти-әни шунсыз яши алмый, күрәсең», — дип язганнар.
Ландыш Нигъмәтҗанова: «Элекке замана түгел бит хәзер, нигә алай ярамый, болай ярамый, ул да шул ук кеше. Әйдәгез, бөтенләй качып, йөзләрне күрсәтмик. Күз тимәс өчен без догалар укыйбыз, борчылмагыз. Ә безгә инде 40 көн бар», — дип җавап биргән.