news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова улына нинди исем кушачагын әйтте

Җырчы бик күп матур котлаулар килүе турында яза һәм барлык дусларына рәхмәт җиткерә.

news_top
Ландыш Нигъмәтҗанова улына нинди исем кушачагын әйтте
Салават Камалетдинов

Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевның дүртенче тапкыр әти-әни булулары турында язган идек. Бәхетле әни улына нинди исем кушачакларын әйтте. Ландыш Нигъмәтҗанова бу турыда үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә. 

«Хәерле иртә, дусларым! Шундый күп котлаулар, матур теләкләр! Искиткеч! Аллаһның рәхмәтләре яусын барыгызга да. Берсен дә калдырмыйча укып бетерәчәкмен. Без әйбәт кенә, Аллаһка шөкер! Исемебез — Каюм», — дигән ул. 

«Мода артыннан кумыйча, матур исемнәр кушасыз балаларыгызга. Исән-сау үсегез», «Бик мәгънәле исем», «Апасы һәм абыйлары кебек итәгатьле бала булып үссен», «Каюм Фәрит улына зур сәламнәр. Безнең исемнән дә кочаклап үбегез үзен», — дип комментарийлар калдырган инстачылар. 

«Ләйлә үпкәләмәдеме? Кыз көткән иде бит», «Хәзер Ләйлүшкә сеңел артыннан барасы була», — дип тә язучылар бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар