Ландыш Нигъмәтҗанова: "Тырнагы озын булган хатын-кыз ашарга пешерергә тиеш түгел... Килешәсезме?"
Ландыш Нигъмәтҗанова: "Тырнагы озын булган хатын-кыз ашарга пешерергә тиеш түгел... Килешәсезме?"
Ландыш Нигъмәтҗанова авылдан килгәч, иң беренче чиратта маникюрга баруын язган.
"Дөресен генә әйткәндә, иң мөһиме - чиста куллар, тырнаклар... Ә тырнакка килгәндә, мин гомумән озын тырнак яратмыйм, гел кыска минеке, тырнак юк диярлек.. Элегрәк бөтенләй мин авылга кайтып йөргәндә, бабай: "Кызым, кил әле монда, тырнагыңны карыйм әле", - дип, тырнакларымны тикшереп кенә тора иде. Чөнки ашарга пешерергә миңа бит. Әз генә "не то" булса - бер ике сәгатькә бабайның "тормышка өйрәтү" лекциясен тыңлый идем.... "Тырнагы озын булган хатын-кыз ашарга пешерергә тиеш түгел", - ди торган иде. Сез килешәсезме? Әллә шул сеңеп калган..." - дип язган Ландыш.
Хатын-кызлар ике лагерьга - озын һәм кыска тырнаклылар лагерына бүленгән.
"Мине әби тирги иде. Мин үзем озын кызыл тырнак яратам".
"Әти кызылга тырнакны буясаң, үләксә ашаган көчекләр кебек йөрмәгез дип орыша иде".
"Алай дип уйламыйм, 45 ел озын тырнак, бөтен эшемне эшлим".
"Молодец син, синнән үрнәк алсыннар иде".
"Кешедәне оялмасаң, кул тырнагыңны кисмә, Аллаһтан курыкмасаң, аяк тырнагыңны кисмә".
"Тырнак астындагы пычракны ашап йөриләр инде".
"20 яшемдә әзрәк үстереп буяган идем. Әти пычак алып килде дә, иртәгә бу тырнакларын булмасын, яисә чабам, ничек болар белән ашарга пешерергә җыенасың диде. Мин кызларыма да строгий".
Ә сез кайсы лагерьда?