news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова туй күлмәгеннән: «Матурым, мин риза»

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең туй күлмәген киеп фотога төшкән. «Кәләш» бу фотосын «Инстаграм»га элгән.

news_top
Ландыш Нигъмәтҗанова туй күлмәгеннән: «Матурым, мин риза»
«Бүген үземнең туй күлмәгемне таптым. Туй күлмәге бер көнлек түгел, туй күлмәге гомерлек! Таптым да, киеп тә куйдым. Тәк что, матурым, мин риза! Фото өчен улым Әнвәргә рәхмәт! Ат өчен күршеләргә рәхмәт! 

Ә сезнең туй күлмәкләрегез әле бармы? Булса, тиз генә чыгарыйк та, киеп тә карыйк! Матур, истәлекле көннәрне искә алып!»- дип язган җырчы. Ландышның Фәрит Таишевка кияүгә чыкканына 12 ел булган. Туй күлмәген кигән Ландышка язылучылары тигез, бәхетле тормыш теләгән һәм үзләренең туй хатирәләрен яңарткан.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар