Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Теләгең булса, әллә нинди биеклекләргә ирешеп була»

«Сабантуй» журналы «Әни блогерлар» проекты кысаларында, өр-яңа балалар студиясендә өч бала әнисе, җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова белән туры эфирда әңгәмә оештырды.

news_top_970_100
 Ландыш Нигъмәтҗанова: «Теләгең булса, әллә нинди биеклекләргә ирешеп була»
Рамил Гали

Җырчы алып баручының сорауларына җавап бирде.

Җәйләрегез кайда уза?

Авылда үз йортыбыз бар, шунда яшибез. Балалар авылга тартыла, саф һавада йөриләр, дуслары да күп.

Балаларыгыз саф татарча сөйләшәләр. Сез моңа ничек ирештегез?

Без өйдә татарча гына сөйләшәбез. Рус балалар бакчасына йөрделәр, бәлки иптәшләре белән русча аралашалардыр, тик гаиләдә татарча гына сөйләшәбез.

Ләйлә бик тырыш, актив, уңган кыз. Бик күп конкурсларда, проектларда катнаша? Ул үзе шундыймы? Әллә үзегез өйрәтәсезме аны?

Юк, андый нәрсәләргә баланы өйрәтеп булмый. Ул үзе шундый, бик кызыксынучан, хәтере дә әйбәт. Шуңа активтыр. Алга таба үзгәрмәсә. Ләйләне мәктәпкә бирдек. «Әле бер елың бар, ял ит», — дип әйтеп карадык. Тик аның бик барасы килде. Саный, укый белә. Казандагы 2нче гимназиягә бирдек. Әнвәр 149нчы лицейда укый иде. Хәзер аны да шунда күчерәбез.

Өч бала әнисе, гастрольләргә йөрисез, барына дә ничек җитешәсез?

Кая барасың, өлгерәсең инде. Кирәк булган нәрсәгә җитешәсең. Биш баланы да шулай карыйсың, бер баланы да шулай.

«Хәзер авылда сыер да табып булмый»

Балаларыгызга гаджетлар бирәсезме?

Әлеге мәсьәләне һәр әти-әни үзе хәл итә. Менә мин бирмим. Аларның телефоннары да юк. Әнвәргә укыр өчен генә бирдек. Онлайн уку — уку түгел инде. Әти-әниләрнең башын катыру гына. Бала мәктәпкә барырга, кеше белән аралашырга тиеш. Балаларны эшкә өйрәтеп үстерергә кирәк. Без бергә эшлибез, бергә ашыйбыз. Авылда эш бар. Мин балачакта авылга кунакка кайтканда сыер бар иде. Сыер саудык, каймаклар чыгардык. Хәзер авылда сыер да табып булмый. Авылда да интернет.

Балалар белән өйдә шөгыльләнәсезме?

Ләйлә үзе өйрәнде, аның белән бик шөгыльләнмәдек. Утырды да укый башлады. Теләге көчле булганга күрә шулайдыр. Теләгең булса, әллә нинди биеклекләргә ирешеп була. Иң мөһиме, теләк булсын. Малайлар белән утырабыз, Гомәр хәрефләрне белә инде, укырга тырыша.

Ләйлә «Шаян ТВ»да «Кичке әкиятләр» тапшыруын алып бара. Әлеге проектка ничек килеп эләктегез?

Шалтыратып чакырганнар иде. Чакырган җиргә бик рәхәтләнеп бардык. Гомумән, татар әкиятләре бик кызыклы.

«Мин иписез яши алмыйм»

«Сез каймак ашаган кешегә охшамагансыз, бер дә тазармыйсыз, фигурагыз шәп», — дип язганнар. Моңа фикерегез нинди?

Безнең авылда бик тәмле ипи пешерәләр. Рәхәтләнеп ипи ашыйм. Гомумән, мин иписез яши алмыйм. Тазармыйм, генетикадан торадыр ул. Генетика шундый булса, ашасаң-ашамасаң да тазарасыңдыр. 

Гомәр турында сөйләп китегез әле.

Гомәр бөтенләй икенче төрле ул. Әнвәр иҗади кеше булса, Гомәр бик төпле, барын да уйлап эшли торган. Эшкә чыкса да, пычранмасын дип, чалбарын салып чыга. Өйрәтеп торучы юк, үзе уйлый. Хайваннарны бик ярата. Күршеләргә дә кереп, хайваннар ашатып чыга. Тыңлаучан, бик рәхәт малай. Балалар бер-берсен тәрбиялиләр. Ләйлә бик хисле, кинолар караса да елый. Коронавирус булганга да бик борчылды. Әтисе белән дә ул темага бик күп сөйләштеләр. Ләйләдә оялу юк. Өчесе өч төрле, һәрберсенең дә кызыклы яклары бар.

Һәр кеше баласын ничек тәрбияләргә кирәк икәнен белә. Балаларга начарлык теләмибез. Алар өчен яшибез.

Сезнең гаиләдә ашарга пешерү мәсьәләсе ничек хәл ителә?

Үзем дә өч балалы гаиләдә үстем. Апам һәм энем бар. Без балачактан ашарга пешереп үстек. Шуңа ашарга пешерү минем өчен проблема түгел. Энем Динарның да үзенең гаиләсе бар, тиздән өченче баласы туарга тора. Ул да ашарга пешерергә бик ярата.

Мин көнгә 3-4 төрле ризык пешерәм. Режим буенча яшибез. Чипсылар ашамыйбыз, колалар эчмибез, чупа-чупслар суырмыйбыз, шуңа балаларның ашказаннары да авыртмый. Иртән балаларга чәй генә эчермим, кайнар ботка пешерәм. Гомәр ботка ашарга бик ярата. Ашларны да бик яратып ашыйбыз. Тормыш иптәшем дә, балалар да яратып, көтеп алгач, ашарга пешерәсе килеп кенә тора. Ләйлә ашарга пешерергә булыша, минем сыман камыр ризыкларын ярата ул.

Балаларыгызны өстәмә түгәрәкләргә йөртәсезме?

Түгәрәкләргә бик йөрмәделәр. Әнвәр быел гына музыка мәктәбенә, фортепиано классына йөри башлады. Бәлки ул җырчы да булмас, тик без йөртәбез инде. Минем уйлавымча, кемнең кем буласы инде язылып куелгандыр. Балалар бакчасында булган түгәрәкләргә йөрделәр. Чынлыкта, аерым түгәрәкләргә йөрергә вакыт та юк. Мәктәптән, балалар бакчасыннан өйгә кайтып җиткәндә инде сәгать җиде була.

«Фәрит белән бер сүздә булу рәхәт»

Кайларда ял итәсез?

Балачакта чит илләргә күп йөрдем. Бәлки шуңадыр, илләр гизү дигән хыялым да, омтылышым да юк. Соңгы 3-4 елда читкә чыкмадык, авылда да рәхәтләнеп ял итәбез. Балалар белән Төркиядә булганыбыз бар.

Кайдан көч, энергия аласыз?

Мин хәрәкәт яратам, тик утырсам, эчем поша башлый. Тормыш иптәшем Фәрит белән дуслар шикелле, андый сердәшчем булганда рәхәт. Әти-әниләр дә, туганнар да һәрчак безнең белән, ярдәм итәләр. Үзем генә булмагач, ару да сизелми. Фәрит белән бер сүздә булу бик рәхәт. Балалар тәрбияләгәндә дә бер сүздә булырга кирәк.

Ландыш әни нинди ул?

Аны туганнардан сорарга кирәктер. Начар әни түгелдер, дип өметләнәм. Үземне мактап утырасым килми.

Ландыш апа, Ландыш сеңел нинди?

Туганнарым белән аралашабыз. Апа Мәскәүдә тора, шулай булса да, сөйләшеп торабыз. Эш буенча Мәскәүгә еш йөрим, кермичә калганым юк. Динар белән дә ярдәмләшеп яшибез. Бер-беребезне яратабыз. Туганлык хисләрен саклыйбыз.

Ландыш кыз нинди?

Без әти- әниләребез белән һәрчак бергә. Проблемалар булса, уртага салып чишәбез. Әниләрнең оныклары күп, бик яраталар аларны.

«Сабантуй» журналын укучыларга нинди теләкләрегез бар?

Барчабызга да сәламәтлек, дөнья тынычлыгы телисем килә. Бер-беребезгә карата мәрхәмәтле, бердәм булсак иде. Рәхәт, тыныч тормышлар насыйп булсын! 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100