Ландыш Нигъмәтҗанова русча җырлый башлаган
Җырчы София Ротару репертуарыннан «Белая зима» җырын башкарган.
Ландыш Нигъмәтҗанованың фан клубы аккаунтында русча җырлаган видео чыкты. Анда җырчы София Ротару репертуарыннан «Белая зима» җырын башкарган.
Инстачылар җырчының рус телендә җырлавын ошаткан.
«Нинди телдә җырласагыз да, тавышыгыз күңелгә ятышлы. Бервакытта да бирешмәгез», «Текә», «Молодец», «Нинди телдә җырласаң да, ни биесәң дә килешә сиңа», — дип комментарий калдырган җырчының тамашачылары.
«Афәрин! Татарча акцент белән бигрәк шәп», - дип язучыга: «Бернинди акцент та ишетмим. Кая куйсаң, шунда торырлык Ландыш ул», — дип җавап язган бер тамашачы.