Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйлә пандемиядән соң битлекне кайда киясен уйлап тапкан
Нәни Ләйлә әледән-әле осталыгы белән сөендереп тора.
Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә битлек белән күзне капларга тәкъдим итә. Бу турыда Ландыш инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды.
«Пандемия беткәч, Аллаһ боерса, маскаларны шулай ял иткәндә киярбез инде. Ләйлә тәкъдим итте», — дип яза Ландыш.
Фотода Ләйлә утыра, ул битлек белән күзләрен каплап куйган.
Инстачылар, гадәттәгечә, Ләйләне мактый. «Ләйлә генә әйтә ала мондый сүзләрне», «Ләйлә молодец», «Ләйлә әйткәч, бар да яхшы була», «Күз тимәсен», диләр.