Ландыш Нигъмәтҗанова гармунчы җизнәсе белән таныштырды
Гармунчы җизни нәни Ләйләне биетә.
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова Рәсим җизнәсе белән таныштырды. Ул гармунда да уйный, өздереп җырлый да икән.
«Безнең әниләр гаиләдә 6 кыз! Әнием алтынчысы… Ә бу безнең җизни, бишенче апаның ире - Рәсим җизни. Балачакта безне дә җырлатты, биетте, хәзер оныкларын, безнең балаларны… Гомер үтә», — дип язган җырчы.
Беренче видеода инстачылар Ләйләнең тырышып биюенә, гармунчының өздереп уйнавына соклану белдергән.
Икенче видеода гармунчының җырлавын «тыңлап туеп булмый», «искиткеч җырлый», дип бәяләгән җырчының аккаунтын актив күзәтүчеләр.